Әлки районы: Республика комиссиясе Яңа елга әзерлегебезне бәяли
Бүген, 4 гыйнварда, районыбызда Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус комиссиясе эшли. Ул районның Яңа елны нинди әзерлек белән каршы алуына бәя бирә. Районда Яңа елны елдан-ел матуррак бизәнеп,купшырак каршыларга тырышабыз. Бу эштә мәктәпләр, оешма-учреждение коллективлары зур тырышлык куя. Бу яңа елны да әлкилеләр берсеннән-берсе уздырып чыршылар бизәп, йортлар, оешмалар тирәләрен гирляндалар...
Бүген, 4 гыйнварда, районыбызда Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус комиссиясе эшли. Ул районның Яңа елны нинди әзерлек белән каршы алуына бәя бирә. Районда Яңа елны елдан-ел матуррак бизәнеп,купшырак каршыларга тырышабыз. Бу эштә мәктәпләр, оешма-учреждение коллективлары зур тырышлык куя. Бу яңа елны да әлкилеләр берсеннән-берсе уздырып чыршылар бизәп, йортлар, оешмалар тирәләрен гирляндалар белән ямьләндереп каршы алдылар. Паркларны, скверларны да чыршылар, кар сыннары бизәде. Яңа елга әзерлек буенча республика конкурсында районыбыз соңгы берничә елда катнашып килә. Узган ел без әлеге бәйгенең җиңүчеләре исемлегенә дә кертелгән идек. Быел Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүебезне республика комиссиясе бәяли. Алар район үзәгендәге паркларны карыйлар, ТүбәнӘлки һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев