4 апрель 2018 яңалыклары
-
Әлкилеләр Казанда булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саткан
Районыбыз вәкилләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган ярминкәдә 1 миллион 100 мең сумлык товар саттылар.
-
Әлки районында Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир үткәреледе
"Алинә" универсаль спорт залында Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
-
Әлки районы Юхмачы участок хастаханәсе шәфкать туташы Әнисә Салиховага “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Юхмачы участок хастаханәсе гомуми практика табибы шәфкать туташы Әнисә Кәлимулла кызы САЛИХОВАга "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде
-
Әлки районы “Чуаш Кичүе” терлекчелек комплексы инженеры Фәнис Садриевка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен "Кызыл Шәрык-Агро" акционерлык җәмгыятенең "Чуаш Кичүе" терлекчелек комплексының техниканы эксплуатацияләү буенча инженеры Фәнис Камил улы САДРИЕВка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Укытучылар остазы ул
"Яхшы укытучы булыр өчен укытучы үзенең эшен дә, укучыларны да чын күңелдән яратырга тиеш"-дигән рус тарихчысы В.Ключевский.
-
Әлки районы укучылары Иреклеләр мәктәбе ачылышында катнашалар. ФОТО
Базарлы Матак һәм Чуаш Борнае укучылары Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә Язгы иреклеләр мәктәбе ачылышында катнаштылар.
-
Базарлы Матак мәктәбе укучысы Илдар Хәбибуллин “Пушкин укулары” Ачык Бөтенроссия бәйгесендә катнашып Диплом белән бүләкләнгән
Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин "Пушкин укулары" Ачык Бөтенроссия бәйгесенең "Сәхнә сәнгате" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Бәйгегә 600 дән артык иҗади эш кабул ителгән, алар арасыннан 20 иң яхшысы сайлап алынган. Илдарның эше дә иң әйбәтләрдән дип табылган. Бу конкурсның тагын бер дипломы Илдарга...
-
4 апрельдән районда физик затлар карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм тагылма арбаларга еллык техник карау үткәрелә башлый
Һәр авыл җирлеген кертеп график төзелгән.
-
Әлки районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде
"Алинә" универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде.
-
7 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында район Сабантуйлары батыры Талибулла Яруллин истәлегенә традицион ярышлар була
7 апрельдә "Алинә" универсаль спорт залында район Сабантуйлары батыры, герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге республика милли көрәш бәйгесе җиңүчесе Талибулла Яруллин истәлегенә традицион ярышлар була.
-
Әлки районында футбол дөньясында билгеле якташыбыз Наил Гыйззәтуллин призларына мини-футбол ярышлары узды
Базарлы Матакта туып үскән, мәктәп елларыннан ук футбол белән җенләнгән Наил Гыйззәтуллин районда үз призларына мини-футбол бәйгесе үткәрергә теләк белдергәч, әлеге тәкъдим хуплап кабул ителде.