Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында футбол дөньясында билгеле якташыбыз Наил Гыйззәтуллин призларына мини-футбол ярышлары узды

Базарлы Матакта туып үскән, мәктәп елларыннан ук футбол белән җенләнгән Наил Гыйззәтуллин районда үз призларына мини-футбол бәйгесе үткәрергә теләк белдергәч, әлеге тәкъдим хуплап кабул ителде.

31 март, шимбә көнне "Алинә" универсаль спорт залында якташыбыз Наил Гыйззәтуллин призларына мини-футбол буенча беренче ярышлар узды. Анда дүрт команда катнашты. Аларның өчесе - "Актай", "Альтат" һәм "ДЮСШ"- үзебезнең командалар. Хәер, Казаннан кайткан "Лидер" командасы да безгә ят түгел. Аның капитаны Илнар Гыйр-фанов заманында Базарлы Матакта тренер Рифкать Сәгъдиевтә күнегүләр алган егет.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Командалар ярышка тезелгәч, бәйгене хөкем итүче һәм районыбызның алыштыргысыз спорт комментаторы Рифкать Сәгъдиев мәйдан түренә якташыбыз, легендар футболчы һәм хөкемдар Наил Гыйззәтуллинны чакырды. Җанатарлар аны аягурә басып, көчле алкышлар белән сәламләделәр.
- Футбол - районыбызда иң киң таралган спорт төрләренең берсе. Футбол дөньясына Әлки җиренең Наил Гыйззәтуллин кебек күренекле шәхесне үстереп бирүе - безнең өчен зур горурлык. Без якташыбызга туган ягы белән шулай тыгыз элемтәдә яшәгәне өчен рәхмәт белдерәбез,-диде Рәшит Билалов һәм Наил әфәндегә район башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды.
Рифкать Сәгъдиев яшьләрне Наил Гыйз-зәтуллинның тормыш юлы белән таныштырып үтте. Легендар футболчы 1950 елда туган, Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаган. 1971 елдан ул Түбән Каманың "Нефтехимик" футбол командасында уйный башлый. Соңрак әлеге команданың арбитры була. Наил Гыйззәтуллин ике мәртәбә Россиянең иң яхшы ун футбол хөкемдары арасына керә. 1990 елдан якташыбыз "Нефтехимик" командасының директоры була. Ул шул вазыйфада чирек гасыр дәвамында хезмәт итә. Хәзер исә "Нефтехимик" футбол клубы президенты киңәшчесе булып тора.
Күренекле якташыбыз районыбызның яшь футболчылары белән очрашуга озак еллар саклаган истәлекле бүләге белән кайткан. Нәкъ 50 ел элек Базарлы Матак мәктәбендә футбол турниры уздырылган булган. Шул ярышларның турнир таблицасы сурәтләнгән тарихи документны ул мәктәп музеена тапшырды.
- Мин бу таблицаны 50 ел буе сакладым. Әлеге истәлек мәктәп музеенда лаеклы урын алыр дип ышанам,-диде ул.
Ветеран спортчы яшьләргә спорт белән дус булырга, аннан беркайчан аерылмаска киңәш итте.
- Хәзер район үзәгендә дә, авылларда да спортның күп төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бар. Мин яңа спорт залларын һәм мәйданчыкларын, андагы заманча җиһаз-ларны күреп чын күңелдән шатландым,-ди якташыбыз.
Аннан "Алинә"нең зур залы футболчылар иркенә бирелде. Һәр уен гаять җанлы барды. Әле бер, әле икенче команда капкасы янында киеренке ситуацияләр туып торды.
Наил Гыйззәтуллин призларына үткәрелгән бәйгенең җиңүчесе исемен "Актай" командасы яулады. Икенче урында - "Альтат". Алар икесе дә район яшьләре командалары. "Лидер" өченче булды.
Иң көчле һөҗүмче һәм капкачы дип ДЮСШ командасыннан Марат Гайфуллин һәм Айрат Усманов табылды. Ә иң оста уенчы исеменә "Лидер"дан Родион Зотов лаек булды. Әлки җирендә беренче футбол чыныгуы алган Илнар Гыйрфанов чемпион "Актай" командасына үзенең 10 мең сум акчалата призын тапшырды.
Җиңүче командаларга бүләкләр тапшырганда Наил Гыйззәтуллин килә-чәктә тагын мондый ярышлар үткәрергә нияте булуын әйтте. "Алдагы елларда бәйгегә командаларны күбрәк тә чакырырбыз әле",-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев