5 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районының “Алинә” универсаль спорт залында “ГТО – бөтен гаилә белән” спорт бәйрәме була
1 февральдән республика мәктәпләрендә "Без бергә" (Мы вместе) Зур гаилә Уеннары старт алды.
-
Әлки районының Татар Мулла авылында яшәүче, 11 бала тәрбияләүче Гөлфирә Әсәдуллинаны “Ел хатын-кызы” бәйгесенең йомгаклау тантанасында Минтимер Шәймиев затлы тун белән бүләкләде
Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы "Ел хатын кызы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең "Хатын-кыз - ана" номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим...
-
Әлки районының иң лаеклы гүзәл затлары бүген Казанда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар
Иң лаеклы, уңган-булган гүзәл затларыбыз бүген Казанда "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар.
-
“Бердәм Россия” партиясенең Әлки җирле бүлеге активистлары өлкәннәргә кар көрәргә булыша
"Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлеге "Яшь гвардия" активистлары, "Игелек кыл" партия проектында катнашып, өлкәннәргә кар көрәргә булышалар.
-
Әлки районында бер төркем укучыларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды
Күптән түгел булган студент-яшьләр слетында районның бер төркем укучыларына паспортлар тапшырылды.
-
“Бердәм Россия” партиясенең Әлки җирле бүлеге яшьләргә патриотик фильм күрсәтүне оештырды
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм "Яшь гвардия" штабы "Колос" кинотеатрында "Не время для героизма" дигән фильм күрсәтүне оештырдылар.
-
Әлки районының Хузангай урта мәктәбе чуаш теле укытучысы Наталья Чернова – “Туган тел” район бәйгесе җиңүчесе
"Туган тел" Бөтенроссия чуаш теле укытучылары бәйгесенең район этабында Хузангай урта мәктәбе укытучысы Наталья Чернова җиңү яулады.
-
Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче мөселманнар Түбән Әлморза мәчетенә җомга намазына бардылар
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә дин тоту өчен дә барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырышалар.
-
Бүген Татарстанда буран көтелә
Татарстан синоптиклары бүген, 5 мартта һава торышы начарлануы турында кисәтә. Республика территориясендә урыны белән, төнлә һәм көндез, буран вакытында, күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге кисәтә. Көньяк-көнчыгыштан 15-17 м/с тизлектә җил исәчәк, кар явуы һәм бозлавык булуы көтелә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.