Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Татар Мулла авылында яшәүче, 11 бала тәрбияләүче Гөлфирә Әсәдуллинаны “Ел хатын-кызы” бәйгесенең йомгаклау тантанасында Минтимер Шәймиев затлы тун белән бүләкләде

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы "Ел хатын кызы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең "Хатын-кыз - ана" номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим...

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы "Ел хатын кызы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең "Хатын-кыз - ана" номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим балаларын - биш сабыйны да тәрбиягә алды. Аларга ана назын, гаилә җылысын биреп, ире Рәфис белән бергә үз балаларыдай кадерләп үстерәләр.

"Ел хатын-кызы" тантанасында Гөлфирә Әсәдуллинаны Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җылы котлады, шәфкатьлелеге һәм хатын-кыз батырлыгы өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Гөлфирә Рәшит кызына чәчәк гөлләмәсе бүләк итте һәм иңнәренә затлы тун салды. Райондашыбызны бөтен зал алкышлады.

Гөлфирә Рәшит кызын без дә кайнар тәбриклибез, аңа сәламәтлек, зур гаиләсендә иминлек, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев