6 февраль 2014 яңалыклары
-
Балаларга Бөек Ватан сугышы турында фильм күрсәттеләр
"Колос" кинотеатрында балаларга Ленинград камалышы турында фильм күрсәтелде. Әлеге чараны социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ленинград камалышын өзү (1944 елның 27 гыйнвары) һәм Сталинград бәрелешендә фашист гаскәрләрен тар-мар итү (1943 елның 2 феврале) көннәре уңаеннан оештырды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар белән башта Ленинград камалышы,...
-
Суык көннәрдә район авыллары урамнарына яктырткычлар элү эше бераз сүлпәнләнде
Әмма авыл җирлекләре башкарма комитетлары урамнарны яктырту эшләрен кичектерергә уйламыйлар. Бу көннәрдә баганаларга кую өчен яктырткыч лампалар, электрүткәргечләр, фотореле кебек материаллар күпләп сатып алынган. Бер үк вакытта электрга тоташу документларын әзерләү актив башкарыла. Әле яктырырга өлгермәгән авыл урамнары да якын көннәрдә кичләрен балкып торыр. фото selo.rkomarovka.pnzreg.ru сайтыннан
-
Базарлы Матак башында божралы юл булачак
"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте бу көннәрдә җәйге сезонда эшләү өчен материаллар туплау белән мәшгуль. Базарлы Матак белән Карга арасындагы 8 километрдан артыграк озынлыктагы юл капиталь ремонтланачак. Бүген-иртәгә юл төзүчеләр гравийлы ком ташуны төгәллиләр. Барысы 30 мең тонна материал юл кырыена кайтарып өеп куелган. Аннан вак таш (щебень) ташуга керешәләр. Материаллар Яңа Камка...
-
Кошки авылында узган җыенда халыкны бүгенге көндә борчыган сорауларга җавап бирделәр
Кошки авылында узган җыенда бүген халыкны борчыган байтак мәсьәләләр хакында сүз булды. Хәер, уңай үзгәрешләр дә бихисап биредә. Кошки авыл җирлеге Татар Төгәлбәе, Рус Төгәлбәе, Кошки авылларын берләштерә. Авыл җирлеге башлыгы Элфира Нуртдинова чыгышыннан күренгәнчә, өч авылга 144 хуҗалык, 358 кеше исәпләнә. Шуларның 113 е пенсионер, 35 е мәктәп укучылары,...
-
Әлки районында өлкәннәр арасында чаңгы шуарга яратучылар бик күп икән
"Россия пенсионерлар берлеге"нең район оешмасына керүчеләр спортның нинди генә төрләре белән шөгыльләнмиләр. Теннис та уйный алар, волейбол да, йөгерәләр-сикерәләр дә…Оешма җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина чаңгыда йөрергә тәкъдим ясагач, бу фикерне күтәреп алучылар да күп булган. Салмак кына кар төшеп торган кышкы матур бер көндә пенсионерлар Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары әзерләгән...