Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матак башында божралы юл булачак

"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте бу көннәрдә җәйге сезонда эшләү өчен материаллар туплау белән мәшгуль. Базарлы Матак белән Карга арасындагы 8 километрдан артыграк озынлыктагы юл капиталь ремонтланачак. Бүген-иртәгә юл төзүчеләр гравийлы ком ташуны төгәллиләр. Барысы 30 мең тонна материал юл кырыена кайтарып өеп куелган. Аннан вак таш (щебень) ташуга керешәләр. Материаллар Яңа Камка...

"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте бу көннәрдә җәйге сезонда эшләү өчен материаллар туплау белән мәшгуль.

Базарлы Матак белән Карга арасындагы 8 километрдан артыграк озынлыктагы юл капиталь ремонтланачак. Бүген-иртәгә юл төзүчеләр гравийлы ком ташуны төгәллиләр. Барысы 30 мең тонна материал юл кырыена кайтарып өеп куелган. Аннан вак таш (щебень) ташуга керешәләр.

Материаллар Яңа Камка авылы янындагы юлны ремонтлау өчен дә хәзерләнә башлады. Монда юл Мәүләшә буасы янындагы текә борылышларны бетереп ремонтланачак. Шулай ук Базарлы Матак-Салман арасында да 4 километр юл ремонт күрәчәк.

Болгар-Казан-Базарлы Матак юллары кисешкән урында божралы юл төзү күздә тотыла. Быел Иске һәм Яңа Баллыкүл, Кората авылларына асфальт юл, Анино Салманга бетон-гравий катнашмалы юл салу планлаштырыла.

фото about.kz сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев