10 февраль 2014 яңалыклары
-
“Алинә” универсаль спорт залында Баулы һәм безнең район полиция хезмәткәрләре мини-футбол буенча дусларча очрашу үткәрделәр
Берничә ел элек районыбыз эчке эшләр бүлеген җитәкләгән Ринат Билалов бүген Баулыда җитәкче. Узган җомгада ул Баулы полициясе командасын Әлкигә футболда көч сынашырга алып килде. Ике район тәртип сакчылары командалары арасында гаять киеренке ярыш барды. Исәп кунаклар файдасына 9:6 белән тәмамланды. Футбол осталары киләсе ярышны Баулы җирендә үткәрергә сүз куештылар.
-
Хәйруллин Хәйрия фонды Базарлы Матакның “Теремкәй” балалар бакчасына бик күп уенчыклар бүләк итте
Уенчыкларны бакчага Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе, Хәйруллин Хәйрия фонды директоры Ирина Волостнова тапшырды. Төрледән-төрле туплар, курчаклар, машиналар, уйлау-фикерләү осталыгын үстерүче уеннарга нәниләр дә, аларның тәрбиячеләре дә сөенеп бетә алмады. Әйтергә кирәк, депутат Айрат Хәйруллинның районыбыз балалар бакчаларына беренче генә ярдәм итүе түгел. Узган ел Чуаш Борнаендагы "Чишмә"...
-
Артабыз!
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә биш бала дөньяга килде. Кызлар күбрәк - өчәү. Базарлы Матакта яшәүче Гөлүсә Сәмигуллина дүртенче баласын тапты. Ә Түбән Әлморзадан Рәмзия Галиеваның улы гаиләдә өченче сабый булып дөньяга аваз салды. фото www.babyplan.ru сайтыннан
-
Абруйлы премияләр белән бүләкләнделәр
Иске Матак мәктәбе укучысы Антон Леонтьев һәм Базарлы Матак гимназиясеннән Диана Нигъмәтуллина абруйлы премиягә ия булдылар. Талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен булдырылган 30 мең сум күләмендәге әлеге федераль премия теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән егет-кызларга бирелә. Антон Леонтьевның спорттагы казанышлары райондашларга яхшы мәгълүм. Былтыр ул физкультура олимпиадасының региональ...
-
Тамашачы кинозалларны чит итмәсен
«Татарстан кинематографистлары һәм прокатчылары өчен 2014 ел мәдәният елы гына булып калмаячак. Быел «Татаркино» оешканга 90 ел, халыкара мөселман кинофестивале үткәрә башлауга 10 ел тула, шуның өстенә Казаныбыз 10 ел буе төрки халыклар мәдәнияты башкаласы исемен йөртәчәк. Билгеле, болар барысы да бергә -кино төшерүгә һәм аны халыкка җиткерүгә мөнәсәбәте булучыларга...