Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Абруйлы премияләр белән бүләкләнделәр

Иске Матак мәктәбе укучысы Антон Леонтьев һәм Базарлы Матак гимназиясеннән Диана Нигъмәтуллина абруйлы премиягә ия булдылар. Талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен булдырылган 30 мең сум күләмендәге әлеге федераль премия теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән егет-кызларга бирелә. Антон Леонтьевның спорттагы казанышлары райондашларга яхшы мәгълүм. Былтыр ул физкультура олимпиадасының региональ...

Иске Матак мәктәбе укучысы Антон Леонтьев һәм Базарлы Матак гимназиясеннән Диана Нигъмәтуллина абруйлы премиягә ия булдылар.

Талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен булдырылган 30 мең сум күләмендәге әлеге федераль премия теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән егет-кызларга бирелә. Антон Леонтьевның спорттагы казанышлары райондашларга яхшы мәгълүм. Былтыр ул физкультура олимпиадасының региональ этабында җиңү яулаган иде. Ә аннан соң Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Ә Диана Нигъмәтуллина узган уку елында мәдәни конкурсларда җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев