10 февраль 2017 яңалыклары
-
Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә.
Аларның балаларына 6 миллион сумга якын әҗәтләре бар.
-
Терапия бүлегендә эшләүче табибларга рәхмәтемне җиткерәм
Күптән түгел терапия бүлегендә дәваландым. Мондагы табибларның һәм шәфкать туташларының үз эшләрен шул хәтле оста белүләренә, өлкәннәргә карата искиткеч изге, әйбәт мөгамәләдә булуларына сокланып, бик рәхмәтле калдым. Игелекле, авыр хезмәтегездә уңышлар телим, сезгә кабат зур рәхмәтемне белдерәм. Гөлнурый Фәттахова, Татар Мулла авылы.
-
Бүген әтиебез Гыйниятуллин Гарифулла Шәрифулла улының туган көне - 75 яшь
Бибай Чаллысында яшәүче әтиебез Гыйниятуллин Гарифулла Шәрифулла улына 10 февральдә 75 яшь тула. Кадерле әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, онык-ларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкать-лелеген, мәрхәмәтлеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Маһибәдәр белән хәерле,...
-
Борискино авыл җирлегендә халыкны су белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылган. Җыеннан фотолар
Борискино авылында җыеннар һәрчак җанлы үтә. Халыкның авыл тормышына битараф булмавы бик яхшы, әлбәттә. Әмма бит дәгъва һәм тәнкыйть сүзләренең объектив булуы, дөреслеккә туры килүе мөһим.