Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Бүген әтиебез Гыйниятуллин Гарифулла Шәрифулла улының туган көне - 75 яшь

Бибай Чаллысында яшәүче әтиебез Гыйниятуллин Гарифулла Шәрифулла улына 10 февральдә 75 яшь тула. Кадерле әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, онык-ларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкать-лелеген, мәрхәмәтлеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Маһибәдәр белән хәерле,...

Бибай Чаллысында яшәүче әтиебез Гыйниятуллин Гарифулла Шәрифулла улына 10 февральдә 75 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, онык-ларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкать-лелеген, мәрхәмәтлеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Маһибәдәр белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән әниебез Маһибәдәр, балаларың Рәниф-Резидә, Ландыш-Ринат, Сиринә, Ләйсән-Илнар, Рәдиф, оныкларың Динар, Рәзил, Алсу, Илмир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев