11 февраль 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. 15:16 (Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе...
-
Әлки районының Карга авылында “Чәчәк атсын туган ягым Татарстан” фестивале концерты югары дәрәҗәдә узды
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотрның чираттагы концерты Карга мәдәният йортында үтте.
-
“Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чугунов: Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була
Иске Кората авыл җирлегендә былтыр җиде бала туган, дүрт кеше бакыйлыкка күчкән. Бу туучылар саны үлүчеләрдән артыграк булган сирәк җирлекләрнең берсе.