“Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чугунов: Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була
Иске Кората авыл җирлегендә былтыр җиде бала туган, дүрт кеше бакыйлыкка күчкән. Бу туучылар саны үлүчеләрдән артыграк булган сирәк җирлекләрнең берсе.
Иске Коратада җыенга халык бик аз килгән иде. Яңа мәдәният йортының тамаша залы ярым буш булды. Ә бит кешеләр белән очрашуга, аларның сорауларын ишетергә, проблемаларын хәл итәргә дип район җитәкчеләре, күп оешма- хезмәтләр вәкилләре килде авылга.
"Киләчәктә, җыенда катнашучылар шулай аз булса, авылда аны аерым үткәрү бәлки кирәкмәс тә",-ди район башлыгы Александр Никошин.
Ә җыелышта авыл тормышы өчен шактый мөһим мәсьәләләр күтәрелде. "Авылда буа ясадылар да бит, әмма аның суы тормый",-дип борчыла бер абзый. Авыл җирлеге башлыгы Николай Кузнецов әйтүенчә, буаның эшермәләре әле тулысынча ясалып бетмәгән икән. Быел аны төзүне дәвам иттерәбез, ди башлык.
"Балаларга уйнар өчен мәйданчык төзеп булмасмы?"-дип кызыксынды Наталья Кузнецова. Авылда уен мәйданчыгы төзү мәсьәләсен хәл итәргә ышандырдылар.
Авыл урамнарында сукбай этләрнең күп булуы да үзәкләренә үткән. "Балаларны урамга үзләрен генә чыгарырга да куркыныч",-дип зарлана халык. Җирлек башлыгы, маэмайларны тотып китү өчен махсус бригада чакыртырбыз, диде. Шундый бригада биредән 25 сукбай этне тотып киткән булган инде.
"Хузангай" ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Чугунов җәмгыятьнең бүгенге эшләре һәм алга планнары хакында сөйләгәндә:
- Тиздән май-сыр цехы ачылачак. Анда байтак өстәмә эш урыннары була. Балаларыгызга, туганнарыгызга җиткерегез,-дип мөрәҗәгать итте.
Күп балалы ана Вероника Толстокоренконың да гозере җитди:
- Мин алты бала тәрбияләп үстерәм. 2012 елдан бирле күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча чиратта торам. Безгә кайчан өй төзелер икән?-ди ул.
Район башлыгы Александр Никошин аңа өметләндерерлек җавап бирде:
- Сезгә әлеге программа буенча өй төзеләчәк, сез исемлектә бар,-диде. - Министрлыклар аша белешеп, моның төгәл кайчан буласын хәбәр итәрбез.
-Без авыл читендә яшибез. Урамыбызга яктырткыч лампа куеп булмасмы икән?-ди бер ханым.
Аның бу үтенечен к а н ә г а т ь л ә н д е р е р г ә ышандырдылар.
Сихтермә-Хузангай халкы исә авылда транспорт күп йөрүгә зарланды. Җәйләрен бигрәк тузан була, диләр. Кайбер урам юлларын асфальтлап булмасмы, дип тә сорыйлар. Авыл эчендә андый эшләрне башкару "Хузангай" җәмгыятенең планында бар икән.
Хезмәт ветераны Зинаида Ярославлева эчә торган су мәсьәләсен күтәрә. "Өйдәге краннардан болганчык су ага, кайчан чиста су эчәрбез икән?"-ди ул. Бу проблема авыл һәм район җитәкчеләренә таныш. "Хузангай" җәмгыяте аны хәл итәргә дә җыена: быел яңа су скважинасы бораулатып, авылны чиста су белән тәэмин итәргә ниятләре.
Шулай ук авылдагы газ слесарен тулы ставкада эшләтәсе иде, дигән теләк яңгырады. "Су өчен түләү кыйммәт",-дигән апага исә су счетчигы куйдырырга киңәш ителде.
Район башлыгы Александр Никошин җыенга йомгак ясап:
- Сихтермә-Хузангай авылы үсә, зурая. Эш урыннары артып тора. Күпме яңа йортлар салына. Менә яңа мәктәп, балалар бакчасы да төзергә планлаштырабыз. Күпләр көнләшерлек сезнең авыл, - дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев