12 апрель 2016 яңалыклары
-
Владимир Жириновскига һәйкәл куйганнар (ФОТО)
Өч метрлы бронза һәйкәл ЛДПР партиясе аппараты бинасы тирәсенә урнаштырылган. Аны Россия Империясенең "Боже, царя храни" дигән гимны астында ачканнар. Әлеге һәйкәл Жириновскиның 25 апрельдә булачак 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә куелган. - ЛДПРның эшләре бронзадан коелган! - дигән партия җитәкчесе сокланып үзенең һәйкәленә карап торганнан соң. - Беркайчан да минем...
-
Яңа акчалар чыга. Кайчан һәм нинди?
Россия Центробанкы яңа акчалар чыгарырга карар кабул иткән.
-
Машина йөртүчеләр игътибарына
-
Кама елгасында ир белән хатын батып үлгән
Бу хәл кичә Кама елгасы яры буендагы Масловка авылы тирәсендә була.
-
әлки районында торак пунктларны тәртипкә китерәләр
Бер карасаң, апрель башы гына әле, әмма инде кышны онытып барабыз: карлар эреде, урамнар кибеп бетеп бара, бакчаларда бөтенләй могҗиза - кайбер куакларның бөреләре тулышып, яфрак ярырга әзерләнә. Ашыга яз! Һәм безне дә ашыктыра: җиңнәрне сызганып эшкә керешер чак җитте. Күп санлы язгы мәшәкатьләрнең берсе - тирә-ягыбызны, җыештыру, тәртипкә китерү....
-
Елның беренче яшенле яңгыры көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда 12 апрельдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
-
Район советы утырышы була
19 апрельдә район мәдәният йортында муниципаль район советының чираттагы утырышы була. Анда район контроль-хисап палатасы эшчәнлеге йомгаклары, муниципаль һәм дәүләт милкендәге җир участокларын бирү тәртибе турындагы положение һәм башка мәсьәләләр каралачак. Утырышка вәкиллекле орган депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре чакырыла, башлана сәгать 10 да.
-
Юлчыларга эш җитәрлек
Быел Йолдыз поселогына дүрт чакрым озынлыкта каты түшәмәле юл салу күздә тотыла. Шулай ук Түбән Биктимер белән Түбән Әлки арасындагы автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнәчәк һәм Каракүл-Тумба юлы каты түшәмәле итеп төзеләчәк. Бу хакта "Алексеевскдорстрой" ААҖ район участогы хезмәт коллективының йомгаклау җыелышында сүз барды. Җыелышта предприятиенең генераль директоры Фоат Вәлиев һәм...
-
Әлки районы туган якны өйрәнү музеенда китап бүләк итү декадасы бара
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан туган якны өйрәү музее китап туплау акциясе үткәрә. Әгәр сезнең инде укылган, үзегезгә әллә ни кирәк булмаган китапларыгыз булса, С.Лисенков исемендәге музейга бүләк итә аласыз. Музей китапханәсенә теләсә кайсы телдәге әдәби, фәнни-популяр һ.б. китаплар кабул ителә.
-
Җырчы Алсу бәби көтә?!
Якташыбыз Алсу ире Ян Абрамов белән ике кыз тәрбияләп үстерә: Сафинага - 9, Микеллага 7 яшь.