Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

әлки районында торак пунктларны тәртипкә китерәләр

Бер карасаң, апрель башы гына әле, әмма инде кышны онытып барабыз: карлар эреде, урамнар кибеп бетеп бара, бакчаларда бөтенләй могҗиза - кайбер куакларның бөреләре тулышып, яфрак ярырга әзерләнә. Ашыга яз! Һәм безне дә ашыктыра: җиңнәрне сызганып эшкә керешер чак җитте. Күп санлы язгы мәшәкатьләрнең берсе - тирә-ягыбызны, җыештыру, тәртипкә китерү....

Бер карасаң, апрель башы гына әле, әмма инде кышны онытып барабыз: карлар эреде, урамнар кибеп бетеп бара, бакчаларда бөтенләй могҗиза - кайбер куакларның бөреләре тулышып, яфрак ярырга әзерләнә. Ашыга яз! Һәм безне дә ашыктыра: җиңнәрне сызганып эшкә керешер чак җитте.

Күп санлы язгы мәшәкатьләрнең берсе - тирә-ягыбызны, җыештыру, тәртипкә китерү. Һәм бу эш инде башланды да. Рәсми төстә гомуми өмә игълан ителмәсә дә, район үзәгендә һәм һәр авылда диярлек үткән шимбәдә "мини" өмәләр уздырылды. Мәктәп коллективлары, клублар хезмәткәрләре, җирлек советларында, почта бүлекчәләрендә хезмәт куючылар "үз" биналары тирәсен генә түгел, урам-тыкрыкларны, юл буйларын да бер кат җыештырып алдылар.

Апак җирлеге советы секретаре Әлфирә Сираҗева әйтүенчә, шимбә өмәсе ясап, авылның социаль-мәдәни учреждениеләре хезмәткәрләре иртән үк эшкә керешкәннәр, көннең салкын торуына карамый юл буйларын җыештырганнар, яңгыр ява башлаганчы шактый гына эшләп өлгергәннәр.

-Ялларга күп

кенә авылдашларның балалары кайткан иде. Әхмәтҗанов Шамил абыйлар, Рәхмәтуллина Алсу апа һәм башкаларның читтә яшәүче ул-кызлары әти-әниләре йортларын җыештырыштылар,-дип сөйләде ул.

Борискино авыл җирлегендә дә язгы чистарту ай башыннан бирле бара. Җирлек советының грант отып алган тракторы урамнар юлларын тигезләп чыккан. Бу атна ахырында зиратка өмә ясамакчылар - олы христиан бәйрәме алдыннан бик тә игелекле эш монысы.

-Бер көн дә туктап торганы юк авыл халкының, һәр хуҗа үз йорты тирәсен тәртипкә китерә. Тракторлары булган авылдашларыбыз Әхмәтҗанов Марат, Хәмидуллин Фердинанд, Шәрапов Рифкать, Югары Әлкидән Гыйләҗев Риназ үзләре яшәгән урамнарны тигезләделәр. Өмәләр дә оештырачакбыз. Күренә торган җирләрдә белдерүләр элдек,-дип хәбәр итте Түбән Әлкидән Рузилә Хәмитова.

Иске Матакта шимбә түгел, чәршәмбе өмәсе үткәрәләр бу атнада. Авыл халкы кайчан өмә игълан ителер дип көтеп тормый анысы, өй тирәләрен матурайталар. "КамАЗ" машинасы булган Александр Леонтьев та әнә үтенгән-кушканны көтеп тормаган, грейдер тагып, урамнарны тигезләп үткән.

-Безнең Ташбилге әллә кайчаннан бирле чистарына инде. Һәр йорт хуҗасы, башкалардан калышмаска тырышып өен, бакча-коймасын яңарта. Клуб хезмәткәрләре Алсу Сафина, Нурзия Хәмәтҗанова, Розалия Абдуллина, Әсхәт Хөснетдинов, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре Сания Хәбибуллина, Фәүзия Латыйпова авылыбызның йөзен матурайтуга үзләреннән зур өлеш кертәләр,-диде җирлек советы секретаре Раузия Хөснетдинова.

…Татарстанда апрель-май айларында чисталык икеайлыгы үткәрү традициягә әйләнде. Шулай да авылларда тәртип урнаштыруны, әйләнә-тирәбезне җыештыруны шундый озак вакытка сузмыйсы иде. Көннәр җылы, димәк, май бәйрәмнәренә чистарыну-җыештыру мәшәкатьләрен рәхәтләнеп төгәлли алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев