14 март 2016 яңалыклары
-
Фаил Хаметшин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе
-
“Районыбызга сезнең яшьлек дәрте, сезнең белем һәм энергия бүген бик кирәк!”– Әлки районында узган яшьләр форумында студентларга шундый мөрәҗәгать белән чыктылар
5 мартта район мәдәният йортында Әлки яшьләренең дүртенче слеты узды. Әлеге чарага төрле уку йортларында белем алучы егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Профессия алгач яшьләребезне районга кайтырга өндәү, аларны бездәге хезмәт һәм яшәү шартлары белән якыннан таныштыру форумның төп максаты булды. Ә яшь кадрлар районның барлык тармакларына да кирәк. Әйтик,...
-
Районда “Балкыш-Сияние” өлкәннәр иҗаты фестивале башланды
Әлеге республика фестивале районыбызда быел бишенче тапкыр үткәрелә. Анда һәр елны йөздән артык кеше катнаша. Конкурс районда биш зонада узачак. Кичә Юхмачы мәдәният йортында беренче смотр булды. Иртәгә Ташбилге клубы сәхнәсендә өлкәннәр җыр-биюдә отсалыкларын күрсәтәчәк. Фестивальдә аерым башкаручылар да, ансамбльләр һәм фольклор коллективлары да чыгыш ясый. Иң мөһиме: өлкәннәребез фестивальдә...
-
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәргәннәр
Аны укытучылары Сергей Платонов җитәкчелегендә "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клуб әгъзалары оештырган. Мәктәптә бу уен ел саен үткәрелә һәм балалар анда бик теләп катнаша. Чөнки "Аҗаган" физик мөмкинлекләрне генә түгел, укучыларның белемнәрен дә сыный бит. Бу уенда 12 конкурс булган, анда катнашучылар мылтыктан аткан, автоматны сүтеп-җыеп карганнар, учак якканнар, беренче медицина ярдәме...