“Районыбызга сезнең яшьлек дәрте, сезнең белем һәм энергия бүген бик кирәк!”– Әлки районында узган яшьләр форумында студентларга шундый мөрәҗәгать белән чыктылар
5 мартта район мәдәният йортында Әлки яшьләренең дүртенче слеты узды. Әлеге чарага төрле уку йортларында белем алучы егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Профессия алгач яшьләребезне районга кайтырга өндәү, аларны бездәге хезмәт һәм яшәү шартлары белән якыннан таныштыру форумның төп максаты булды. Ә яшь кадрлар районның барлык тармакларына да кирәк. Әйтик,...
5 мартта район мәдәният йортында Әлки яшьләренең дүртенче слеты узды. Әлеге чарага төрле уку йортларында белем алучы егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Профессия алгач яшьләребезне районга кайтырга өндәү, аларны бездәге хезмәт һәм яшәү шартлары белән якыннан таныштыру форумның төп максаты булды.
Ә яшь кадрлар районның барлык тармакларына да кирәк. Әйтик, мәгариф хакында сүз чыккан саен район мәктәпләрендә укытучыларның уртача яше өлкәнәя баруына, яхшы әзерлекле педагогларның җитешмәвенә зар белдерәләр. Соңгы елларда мәктәпләргә югары белемле яшь укытучылар бик аз кайта башлады. Ә бит үзебездә туып-үскән егет һәм кызларның мәктәпләрнең педколлективларын тулыландыруы бик урынлы булыр иде.
Республиканың урта һәм югары уку йортларында белем алган авыл хуҗалыгы белгечләренә дә без бик мохтаҗ. Шулай ук районда медицина кадрларына, бигрәк тә шәфкать туташларына ихтыяҗ зур.
Ә бит профессия алып районга кайткан белгечләрне кызыксындыру чаралары байтак. Аларга уңайлы яшәү һәм хезмәт шартлары да тудырыла. Болар хакында да тәфсилләп, ачыктан-ачык сөйләшү булды яшьләр җыенында.
Бәйрәм атмосферасы бу көнне мәдәният йортының вестибюленнән үк башланды. Яшьләрне, нинди тармакта белгечлек алуына карап, җаваплы хезмәткәрләр каршы алып, янәшәдә оештырылган күргәзмәләр залына уздырдылар. Биредә районның авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләренә кагылышлы фотокүргәзмәләр, кул эшләнмәләре белән танышырга мөмкин иде. Аннан инде студентларыбыз тамаша залына чакырылды.
Оештыручыларның чакырылган кунакларны шулай хөрмәтләп озатып йөрүләре күңелгә бик ятышлы булды. Егет һәм кызларыбыз аларны биредә ихластан көтүләрен, үзләренең туган районда бик кирәкле булуларын беренче минутлардан ук тоемлаганнардыр.
Очрашу район тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган видеофильм караудан башланды. Залда утыручы яшьләргә узган 2015 елда Әлки җирендә алып барылган төзелешләр, салынган юл һәм күперләр, авыл хуҗалыгындагы хезмәт казанышлары, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт тормышы хакында фильм аша бәян ителде.
Тантананы Ринас Шиһапов һәм Эльвира Зиятдинова эчкерсез аралашу шартларында алып барырга омтылдылар. Яшьләрне сәламләү өчен сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиевка бирелде.
-Безнең чакыру буенча үзегез белем алган уку йортларыннан очрашуга кайтуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, -диде Әсхәт Минзыятдинович. - Сүз дә юк, районыбызның киләчәген без сезнең белән бәйләп күзаллыйбыз. Сездәге энергияне, белемнәрне эшкә җигү, хыял-омтылышларыгызны тормышка ашыру өчен районда зур мөмкинлекләр тудырыла. Кече Ватаныгыз сезнең кебек белемле һәм эшлекле егет-кызларга бик мохтаҗ. Әлегә хезмәт тәҗрибәгез, билгеле, зур түгел. Әмма бездәге кайгыртучан остазлар сезнең ышанычлы ярдәмчеләрегез булыр. Соңгы дистә елда районыбызның зур үсеш кичерүендә нәкъ сезнең кебек яшь кадрларның өлеше зур булды.
Очрашу чыгышлар, музыкаль номерлар белән аралашып барды. Төрле тармакларда тырыш хезмәт куючы яшьләребез сәхнәгә чакырылып бүләкләнде. Азактан җанлы сөйләшү-аралашу чәй табыны янында дәвам итте.
Инде яшьләрнең үзләренә сүз бирик
Рамил Зәйдуллин, Әхмәт егете, Казан ветеринария академиясе аспиранты:
-Бүген бу залга иң актив, энергияле студентларыбыз җыелган. Мин ветеринария медицинасы буенча белгечлек алдым һәм укуымны аспирантурада дәвам итәргә булдым. Фәнни эшемнең темасы терлекләрнең продуктлылыгын арттыруның яңа юлларын табуга юнәлдерелгән. Әлеге тема безнең район өчен дә актуаль. Әлки бит сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. Районыбыз уңышлары без яшьләр өчен дә горурлык.
Рәфис Гатауллин, яшь белгеч, район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы:
-Мин техникум тәмамлап Карга мегафермасында хезмәт юлымны башладым. Бер урында 5 мең баш терлек асралган, эшләр иң заманча технология нигезендә оештырылган коллективта хезмәт кую миңа бик ошады. Армия хезмәте үтеп кайткач, мин эшемне "Чаллы" терлекчелек комплексында дәвам иттердем. Район җитәкчелеге яшьләр программасы нигезендә өй салуда ярдәм итте. Хәзер ветеринария берләшмәсендә табиб булып эшлим. Үз хезмәтемне бик яратып башкарам. Элек югары белем алып авыл җиренә кайтып эшли башлаган яшьләргә - 24 мең, техникум тәмамлаучыларга 12 мең сум бер тапкыр пособие бирелә иде. Хәзер исә институт тәмамлап авыл хуҗалыгында эшли башлаучылар - 200 мең, махсус урта уку йорты тәмамлаучылар 100 мең сум ярдәм ала. Хезмәт юлын башлап җибәрүче яшь белгеч өчен болар бик зур суммалар. Моннан тыш, ветеринария хезмәткәрләренең эш хакына тагын өстәмәләр бар. Югары белемлеләргә 30 яшькә кадәр ай саен 10 мең сум, махсус урта белемлеләргә 8 мең сум өстәп түләү каралган. Иң мөһиме - сезне, яшь белгечләрне, туган авылларыгызда көтәләр һәм һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерләр.
Алмаз Хафизов, Базарлы Матак егете, Казан аграр университетының 3 нче курс студенты:
-Мин мәктәптә укыганда ук авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга дигән карарга килдем. Районыбызда бит иң алга киткән илләрдәге кебек заманча техникада, иң яңа технологияләр кулланып эшлиләр. Инвестор Айрат Хәйруллин ярдәме белән районыбызда авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Әтием дә күп еллардан бирле авыл хуҗалыгында хезмәт куйганга, өебездә басу-кырлардагы эшләр хакында еш сөйләшә идек. Берничә елдан мин вуздан югары белемле инженер-механик профессиясе алып чыгачакмын. Һәм һичшиксез эшкә туган районыма кайтырга дип торам. Районыбызга бүген яшь, белемле белгечләр бик кирәк. Мин яшьтәшләремне дә тугын ягыбызның патриотлары булырга, дипломлы белгечләр булып районга кайтырга өндим.
Алсу Заһидуллина, район үзәк хастаханәсе табибы:
-Яшә белгечкә хезмәт юлын башлаганда коллективта аны аңлаучы, ярдәм итүчеләр булуы бик мөһим. Мин бу яктан уңдым - тату, тәҗрибәле табиблар янында эшлим. Янәшәмдә таянырлык остазларым, нинди проблема туса да аны шунда ук хәл итәргә әзер булган баш табибыбыз Светлана Одушкина бар. Район үзәк хастаханәсе заманча җиһазландырылган, шәһәрнекеләрдән бер ягы белән дә калышмый. Соңгы елларда яшь табиблар районга күп кайтты. Без, 12 яшь белгеч, берәр миллион сумлык субсидия алдык. Торак мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Район җитәкчелеге медицина кадрлары турында зур кайгыртучынлык күрсәтә. Эшебез тыгыз булса да, без төрле мәдәни һәм спорт чараларында катнашырга вакыт табабыз. Табиб - кеше сәламәтлеге сагында торучы иң игелекле профессия иясе. Бүген залда минем булачак коллегаларым да утыра. Без сезне белгечлек алгач үзебезнең зур гаиләбезгә кабул итәргә әзербез.
Рәмзия Сингатуллина, Чуаш Кичүе урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
-Мин, вуз тәмамлап, узган ел туган мәктәбемә укытучы булып кайттым. Сайлаган профессиям белән бик горурланам. Мәктәбебездә 2013 елда капиталь ремонт үткәрелгән иде. Хәзер бездә эшләр өчен барлык шартлар, уңайлыклар тудырылган. Уку кабинетларында барлык кирәкле җиһазлар бар. Спорт залы, ашханә, актлар залы, класслар зәвык белән эшләнгән. Мин балаларга белем бирүдә техник мөмкинлекләрдән күбрәк файдаланырга тырышам. Эшемдә республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен дә кулланам, күбесе белән аралашып торам. Төп ярдәмчеләрем исә - кайчандыр үземә белем биргән укытучыларым. Туган мәктәбемдә эшләвем белән үземне бәхетле тоям. Балаларны бик яратам. Аларга төпле белем бирер өчен тырышлыгымны да, энергиямне дә кызганмам. Бүгенге студентларга мөрәҗәгать итеп болай дияр идем: бәхетебезне үзебезне үстергән, канат куйган туган ягыбызда табыйк. Районыбызга белемле яшьләр бик кирәк. Укуыгызны тәмамлагач, ике дә уйламый районга кайтыгыз.
Светлана Одушкина, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
-Районда 41 табиб эшли. Бүген безгә терапевт, анестезиолог, педиатр, ФАПларда эшләү өчен урта медицина персоналы, шәфкать туташлары кирәк.
Табибларның хезмәт хакы 25-27 мең сумнан башлана. Ә урта медицина хезмәткәрләре 15-20 мең сум хезмәт хакы алалар.
Яшь белгеч-табибларга өстәмә түләүләр дә каралган. Эшкә кайтып урнашкач яшь табиб биш хезмәт оклады күләмендә пособие ала. Аннан соң өч ел дәвамында табибларның айлык хезмәт хакына ярты оклад күләмендә өстәмә түләнә. Моннан тыш, авыл җиренә эшкә кайткан яшь табибларга ярдәм йөзеннән миллион сум түләнә.
Роберт Гадиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
-Әлки җире яшь белгечләргә зур кытлык кичерә. Район авыл хуҗалыгының барлык тармакларында диярлек хезмәт куючы белгечләребез олыгаеп бара. Хуҗалыкларга агрономнар, инженер-механиклар, икътисадчылар, ветеринария табиблары бик кирәк. Шулай ук заманча техникада эшләү өчен механизаторлар да җитешми.
Югары һәм урта махсус белемле авыл хуҗалыгы белгечләре, хезмәт хакыннан тыш, республика ярдәме белән һәр айда 7500 сум күләмендә өстәмә түләү алалар. Республикада яшь кадрларны авыл җирендә төпләндереп калдыру буенча торак төзелеше программасы да эшли.
Айдар Хәлиуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:
-Безнең мәгариф системасында хезмәт куючыларның уртача яше шактый югары - 47 яшь тәшкил итә. 35 яшькә кадәргеләр барлык укытучыларыбызның 15 проценты гына. Бездә бигрәк тә математика, физика, химия укытучыларына кытлык. Төрле вузларда белем алучы булачак педагогларны, тәрбиячеләрне үзебезнең районда көтеп калабыз. Хәзер бездә дә эшләү шартлары әйбәт - шәһәрнекеннән аерылмый диярлек. Хезмәт хакына килгәндә, яшь белгеч-укытучылар уртача 25-26 мең сум, ә тәрбиячеләр 21 мең сум ала. 2019-2020 уку елларында укытучыларның уртача хезмәт хакы 45-50 мең сумга кадәр күтәрелер дип көтелә.
Вуз тәмамлап эшкә кайткан педагогларга районнан ике хезмәт хакы күләмендә бер мәртәбә пособие түләнә. Шулай ук аларның эш хакына өч ел дәвамында 1110 сум өстәлә.
Моннан тыш, яшь белгечләрнең "Безнең яңа укытучы" гранты оту мөмкинлеге бар. Грант отучы математика укытучыларына өч ел дәвамында хезмәт хакына - 10 мең сум, бүтән фәннәр укытучыларына шулай ук өч ел дәвамында 8635әр сум өстәп түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев