Әлки районында Фәнис Хәмитов хуҗалыгы чәчүне төгәлләде
Быел игенчеләребез 43,3 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчәргә тиеш булсалар, шуның 30 мең гектарга якынында бу эшләр башкарылды. Арпа, борчак, солы культураларын чәчүнең соңгы гектарларына төштеләр. Шул ук вакытта механизаторлар көнбагыш, кукуруз, сабан бодаен чәчү эшен дә кызулаттылар.