Әлки районында Фәнис Хәмитов хуҗалыгы чәчүне төгәлләде
Быел игенчеләребез 43,3 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчәргә тиеш булсалар, шуның 30 мең гектарга якынында бу эшләр башкарылды. Арпа, борчак, солы культураларын чәчүнең соңгы гектарларына төштеләр. Шул ук вакытта механизаторлар көнбагыш, кукуруз, сабан бодаен чәчү эшен дә кызулаттылар.
Район башлыгы Александр Никошин күптән түгел сабан эшләрендә катнашучы иң алдынгы механизаторлар янында булып кайтты, аларга тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Әлеге бүләкләргә “Востокзернопродукт” тракторчылары: Виктор Данилин, Александр Мизюков, Алексей Балялин лаек булдылар.
Хәмитов Фәнис крестьян-фермер хуҗалыгы сабан культураларын чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләде. Без дә, алдынгы механизаторлар, фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәрен күреп, эшләре турында сорашып кайттык. Аларның үрнәк хезмәтләре хакында газетабызның алдагы саннарында тулырак язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев