16 июль 2021 яңалыклары
-
Әлки районы: урманнарга керү чикләнә
Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында, кешеләрнең урманда булуы, анда транспорт чаралары белән керүе, урманнарда нинди дә булса эшләр башкару чикләнә.
-
“Әлки хәбәрләре” редакциясе әбүнәчеләренә бүләк таратты
Алдан вәгъдә ителгәнчә, редакциядә быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнатылды.
-
Әлки районында уракта йөзгә якын комбайн катнаша
Районда урып-җыю эшләре башланганга 10 көн вакыт узып та китте. Быелгы урак шул ягы белән дә үзенчәлекле – механизаторларга комбайннарны кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп уракка әзерләргә кирәк булды. Чөнки урып-җыю көтелгәннән ике атнага иртәрәк башланды.
-
Әлки районы: Каргадан Хөсәеновлар гаиләсе ел саен 200 каз үстерә
Карга авылы элек-электән хезмәт сөючән һәм тырыш халкы белән дан тота. Соңгы елларда ул кош-корт үстерүнең алга китүе белән дә әйләнә-тирәгә танылды. Җирле җитештерүчеләргә ярдәм программасы белән бирелгән импульс үз эшен эшләде. Биредә һәр йортта диярлек казлар, үрдәк-мулардлар, тавыклар, бройлер чебиләр асрыйлар. Аларның саны без күнеккәнчә дистәләп түгел, ә йөзләп исәпләнә. Кош үстерүче шундый бер гаилә белән танышу өчен без бу гаҗәеп матур авылда булып кайттык.