Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында уракта йөзгә якын комбайн катнаша

Районда урып-җыю эшләре башланганга 10 көн вакыт узып та китте. Быелгы урак шул ягы белән дә үзенчәлекле – механизаторларга комбайннарны кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп уракка әзерләргә кирәк булды. Чөнки урып-җыю көтелгәннән ике атнага иртәрәк башланды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, райондагы комбайннар паркы яңа уңышны җыеп алуга яхшы әзерлек белән керешкән. Дөрес, кайбер чит ил комбайннары өчен заявка нигезендә запас частьләр эш барышында да кайткан, механизаторлар аларны файдаланып, кырга чыга барган. 
Районда 103 бөртек суктыру комбайны бар. Аның 90ы быелгы уңыш язмышын хәл итүдә катнашыр дип көтелә. Тагын 8 комбайн фермер хуҗалыкларында урып-җыюда кулланыла. 
Бу көннәрдә басуларда “Востокзернопродукт”ның – 23, “Хузангай”ның – 21, “Яшь көч”нең 1 комбайны эшли. 
Районның комбайннар паркы елдан-ел олыгая бара, ди Роберт Гадиев. Әйтик, “Востокзернопродукт”ның  34 кыр корабы ун һәм аннан да күбрәк ел файдаланыла. Ике дистә комбайн 2003 елдан бирле басуларда эшли. Ун “яшькә” кадәргеләр бары 19 гына. Быел әле “Востокзернопродукт”  паркына бер генә яңа бөртек суктыру техникасы да кушылмаган. 
Бу яктан “Хузангай”да комбайн паркы әйбәтрәк хәлдә. Монда алдагы елларда да комбайннар кайтып торды. Әле яңа гына тагын бер кыр корабы сатып алынган.
“Сутягин” крестьян-фермер хуҗалыгы узган ел бер “Акрос” комбайны сатып алган булса, быел 11 миллион сумга тагын бер яңасын кайтарткан. “Ерусланов” крестьян-фермер хуҗалыгы яхшы хәлдәге “Мега-208” комбайны сатып алды. 
Районда бер кыр корабына 650  гектар һәм аннан да күбрәк урып-җыю мәйданы туры килә. Бу бик зур күләмле эш, билгеле.
Үскән кадәр икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен комбайннарның герметиклыгы, аларга техник ярдәм күрсәтү, механизаторлар хезмәтен саклау, кырларда эшләгәндә янгын сүндерү буенча махсус техника белән тәэмин ителү төп бурыч булып кала.
Роберт Гадиев әйтүенә караганда, кышкы чорда комбайнчылар укулар үтеп, уракта катнашырга документлар алганнар. Быелгы уракта ашлыкның тулаем күләме аз булыр дип көтелә. Бик түбән сабаклы басулар күп. Быел бөртек тә бик вак. Шулай да технология таләпләре үтәлгән, җитәрлек күләмдә ашлама кертелгән, эш яхшы оештырылган кырларда гектардан уртача 30 ар центнер уңыш чыккан. Шулай ук 25 центнер һәм аннан күбрәк ашлык алынган уҗым басулары бар. 
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе быел районда төзелгән эремә җайланмаларының эше дә зур файда бирүен әйтә. Корткычларга, чүп үләннәргә һәм төрле авыруларга каршы 78 мең гектар мәйданга җитәрлек эремә әзерләнгән. 
Быелгы корылык безгә үсемлекчелек белән тагын да җитдирәк шөгыльләнергә кирәклеген искәртә. Табигать көйсезлекләре уңышка кимрәк зыян салсын, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүгә ышаныч булсын өчен зарур бу. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев