18 февраль 2015 яңалыклары
-
Конкурста җиңүчеләрнең һәммәсе дә бик кызыклы әңгәмәдәшләр, газетаның тугры дуслары булып чыкты
"Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык" бәйгесендә җиңү яулаган укучыларыбызның барысы белән дә редакциядә очрашып сөйләшеп утырдык, бүләкләрен тапшырдык. Алар һәммәсе бик кызыклы әңгәмәдәшләр, газетаның тугры дуслары булып чыкты. Беренче урынны алган Зәйтүнә Гаязова урман хуҗалыгында бухгалтер булып эшләп күптән түгел лаеклы ялга чыккан. -Ирем Фирхать белән без терлекне бик...
-
Ветеринария хезмәткәрләре халыктагы йорт хайваннарын алдан төзелгән килешү нигезендә карый-дәвалаячак
Бу елдан ветеринария хезмәткәрләре халыктагы йорт хайваннарын алдан төзелгән килешү нигезендә карый-дәвалаячак. Мөгезле эре терлеккә, атларга, сарык һәм кәҗәләргә ветеринарлар ел дәвамында кирәкле диагностик караулар, төрле чирләргә каршы вакцина һәм эшкәртүләр үткәрәчәк. Әлеге эшләр терлек хуҗасы белән ветеринария службасы арасында бер елга төзелгән килешү нигезендә башкарыла. Ветеринария хезмәте килешүендә һәр...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә
Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскстрой" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Тормыш юлын халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итүгә багышлаган, райондашлар арасында ныклы абруй казанган Фоат Вәлиевичка әлкилеләр күңелендә бары рәхмәт хисләре генә. Рамил Минһаҗев, Карга авыл җирлеге башлыгы: -Фоат Вәлиевичны авыл советының иң тынгысыз,...
-
Миләүшә Галләмова татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында икенче призлы урынны алды
Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Миләүшә Галләмова татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында рус мәктәпләренең татар төркемнәре укучылары арасында икенче призлы урынны алды. Миләүшәне олимпиадага укытучысы Вилә Хафизова әзерләгән.
-
Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында яшәүчеләрнең краннарына су кайчан килер?
"Без, Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында яшәүчеләр, кабат сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Җәй аенда су юклыктан җәфа чиккәч, зарланып сезгә хат язган идек. Әмма бернинди үзгәреш юк, һаман күршеләребездән су ташып көн күрәбез. Безнең краннарыбыздан кайчан да булса су агар микән? Кемнәрдән ярдәм сорыйк икән? Мөхәммәтшиннар, Хәкимовлар, Мәрдиевлар гаиләләре." Әлеге...
-
Әлки районы авылларында фермалар торгызылачак
Респуликада сөтчелек фермаларын төзекләндерү буенча махсус программа эшләп килә. "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте шуш программа ярдәмендә авыллардыга иске фермаларны реконструкцияләүгә кереште. Инде Камка, Иске Матак фермалары төзекләндерелде дә. Аларны тиздән куллануга тапшырачаклар. Шулай ук Анино Салман, Иске Салман, Ташбилге, Югары Әлморзы, Чуаш Кичүе, Үргәгар, Алпар, Бибай Чаллы авылларында да 200-400 башка...
-
Совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үткәрелде
Балалар иҗаты йортында совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үткәрелде. Мәктәп укучыларына кунакка әфган җирендә армия хезмәте үткән райондашларыбыз килгән иде. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Әфганчы ветераннарның республика берлеге рәисе Евгений Кабышев, сугыш инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә җәрәхәт алучыларның иҗтимагый...