Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үткәрелде

Балалар иҗаты йортында совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үткәрелде. Мәктәп укучыларына кунакка әфган җирендә армия хезмәте үткән райондашларыбыз килгән иде. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Әфганчы ветераннарның республика берлеге рәисе Евгений Кабышев, сугыш инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә җәрәхәт алучыларның иҗтимагый...

Балалар иҗаты йортында совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үткәрелде.

Мәктәп укучыларына кунакка әфган җирендә армия хезмәте үткән райондашларыбыз килгән иде. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Әфганчы ветераннарның республика берлеге рәисе Евгений Кабышев, сугыш инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә җәрәхәт алучыларның иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Кукаркин, "Боевое братство" район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов катнашты.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Әфган сугышы ветераннарына истәлекле медальләр тапшырды. Аннары бу сугышта башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев