19 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Бердәм дәүләт имтиханнары буенча сорауларыгыз булса, “кайнар линия” телефонына шылтыратыгыз
www.kuglic-rcheb.edu.cap.ru Бердәм дәүләт имтиханнары буенча сораулары булса, чыгарылыш сыйныфлары укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар "кайнар линия" телефонына шылтыратып белешә алалар. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар линия" телефоны - 8(843)294-95-62. Аңа дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә шылтыратырга була.
-
Качману суыкларсыз килде
19 гыйнварда православныйлар иң күренекле бәйрәмнәренең берсе булган Качмануны (Крещение Господне) билгеләп үттеләр. Бәйрәм 18 гыйнвар төнендә үк башланды. Качману быел суыкларсыз килде. Көн яздагыдай җылы, җепшек булды, һава температурасы минус 2 градустан түбән төшмәде. Районда Качмануга әзерлек алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле кануннарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде....
-
Былтыр Әлки районында 30 янгын теркәлгән, аларда бер кеше үлгән
Былтыр районыбызда 30 янгын теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, ике кешенең саулыгына зыян салынган. Район янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре белдерүенчә, мондый хәвефле статистика әлкилеләрнең үз тормышларына һәм милекләренә салкын каравы, янгын хәвефсезлегенең элементар кагыйдәләрен үтәмәве хакында сөйли. Практикадан күренгәнчә, янгыннар күбесенчә электр җиһазларын, мичләрне дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш...
-
Әлегә йортта чалырга ярый
news.rambler.ru Шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгаруның тыелуы хакындагы карар быелның 1 маеннан соң гына көченә керәчәк . "Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында" Таможня берлеге техник регламенты нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгару тыелган иде. Әмма, ит һәм ит ризыклары сату буенча...
-
Өлкәннәргә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре бүләкләре
www.sadhanashop.ru Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан күп бүләкләр, күчтәнәчләр кабул иттеләр. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Хәйруллин һәм Фоат Вәлиев өлкәннәргә тәм-томнар тулы пакетлар җибәргән. Югары Әлморза авылыннан Рамил Исмәгыйлев, Чуаш Кичүеннән Илһам, Альбина Низамовлар, Әхмәттән Фәнис Бакиров, Базарлы Матактан Рәйсә Хәбибуллина да...