Әлегә йортта чалырга ярый
news.rambler.ru Шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгаруның тыелуы хакындагы карар быелның 1 маеннан соң гына көченә керәчәк . "Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында" Таможня берлеге техник регламенты нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгару тыелган иде. Әмма, ит һәм ит ризыклары сату буенча...
Шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгаруның тыелуы хакындагы карар быелның 1 маеннан соң гына көченә керәчәк .
"Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында" Таможня берлеге техник регламенты нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкта чалынган терлек итен сатуга чыгару тыелган иде. Әмма, ит һәм ит ризыклары сату буенча базарда катлаулы хәл туу сәбәпле һәм республикада азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатында, әлеге канунның гамәлгә керүе быелның 1 маена кадәр кичектерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев