19 февраль 2015 яңалыклары
-
Алина Садиванкина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Иске Хурада мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алина Садиванкинаның мәдәният өлкәсендә эшли башлавына быел 25 ел тулды. Үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән бу ханым җитәкчелегендә Иске Хурада клубы чын мәгънәсендә авылның мәдәният...
-
Гарифулла ага Хәсәнов Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашачак
news.prokazan.ru Иске Салман авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифулла ага Хәсәнов Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу тантанасында Президентның аларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшыруы көтелә.
-
Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылларында җирлек советының киңәйтелгән утырышлары булып үтте
Чуаш Борнае җирлеге ике авылны үз эченә ала. Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылларында җирлек советының киңәйтелгән утырышлары булып үтте. Җирлектә 307 хуҗалыкта 867 кеше яши. Былтыр 4 сабый дөньяга аваз салса, 15 кеше бакыйлыкка күчкән. 11 гаиләдә тәрбиягә алынган 17 бала үсә. Бу авылның демографик хәленә уңай тәэсир итүче...
-
Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлануына биш ел булды
Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлавыбызга биш ел булды. Аллага шөкер, бинаның эчке эшләре генә калып бара. Мәдрәсә мондый уку йортының кирәклеген аңлаган, Аллаһның барлыгына ышанган кешеләрнең Ходай ризалыгы өчен дип биргән сәдакалары ярдәмендә салына. Эчке эшләргә дә бик күп материаллар кирәк. Хәзер газ кертү проектларын ясатабыз, бизәү эшләре беткәч, күп...
-
Каратэ кекусинкай буенча республика чемпионатында яшь спортчыларыбыз призлы урыннар алды
Каратэ кекусинкай буенча республика чемпионатында яшь спортчыларыбыз призлы урыннар алды. 14-15 яшьлек балалар арасындагы әлеге бәйге Балтач районында узды. Югары Матак авылыннан Валерия Советникова үз авырлыгында икенче урынга, ә Иске Хурада авылыннан Яков Яганев өченче урынга лаек булды. Аларның тренеры Юрий Белов.