Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлануына биш ел булды

Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлавыбызга биш ел булды. Аллага шөкер, бинаның эчке эшләре генә калып бара. Мәдрәсә мондый уку йортының кирәклеген аңлаган, Аллаһның барлыгына ышанган кешеләрнең Ходай ризалыгы өчен дип биргән сәдакалары ярдәмендә салына. Эчке эшләргә дә бик күп материаллар кирәк. Хәзер газ кертү проектларын ясатабыз, бизәү эшләре беткәч, күп...

Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлавыбызга биш ел булды. Аллага шөкер, бинаның эчке эшләре генә калып бара. Мәдрәсә мондый уку йортының кирәклеген аңлаган, Аллаһның барлыгына ышанган кешеләрнең Ходай ризалыгы өчен дип биргән сәдакалары ярдәмендә салына.
Эчке эшләргә дә бик күп материаллар кирәк. Хәзер газ кертү проектларын ясатабыз, бизәү эшләре беткәч, күп кенә җиһазлар да кирәк булачак.
Подвал катының бер ягында ашау-эчү бүлмәсе, икенче ягында спорт белән шөгыльләнү залы булачак. Югары катта уку залы, китапханә һәм тәһарәт алу урыны.
Мәдрәсә төзелешен башлаганда бездән: "Табыш кертмәгәч, бу сезгә ни өчен кирәк? Бу эшләрне башкару өчен акча каян аласыз?"дип сораучылар да булды. Мәдрәсә ул Аллаһ ризалыгы өчен, бөтен халык ярдәме белән төзелә. Ярдәм итүче кешеләргә мәдрәсә яшәгән дәвердә дога килеп торачак.
Кайбер кешеләр, мәчеттә дә укырга була бит, диләр. Мәчет ул Аллаһ йорты, анда бөтен кагыйдәләрне белергә кирәк. Шуның өчен мәдрәсәдә белем алсаң хәерлерәк. Аннан соң укырга килгән балаларның төрлесе була, шукланырга да мөмкиннәр. Ә мәчеттә тәртип бозу ярамый.
Мәдрәсәдә хәрефләр генә өйрәнелми. Укып кайткан шәкертләр анда дәресләр алып барачак, әдәп-әхлакка өйрәтәчәк. Җәйге каникуллар вакытында яшьләр укыр, дибез. Аларга төрле фәннәрдән белем биреләчәк.
Бүген балаларга әхлак тәрбиясе бик кирәк. "Иң яраткан әйберең нәрсә?" дип кайсы гына баладан сорама, "Компьютер", дип әйтәләр. Ә бит беренче урында безнең өчен Аллаһы Тәгалә, аннан әти, әни. Тик күбесе моны белмиләр.
Мәдрәсәдә белем алган балалар тәмәке белән аракының, наркотикның нәрсә икәнен дә белмәсләр, әти-әниләрен һәм олыларны хөрмәт итәрләр, иншаллаһ.
Мәдрәсә башкара торган барлык эшләр республика Диния Нәзарәте рөхсәте белән булачак. Укытучылар да алар рөхсәте белән эшләячәк. Уку, ашау-эчү бушлай була. Экскурсияләр, спорт ярышлары оештыру күздә тотыла. Ерак авыллардан йөрүчеләргә куну-йоклау бүлмәсе дә каралган. Аллаһыбыз барлык эшләрдә дә ярдәм итә, чөнки мәдрәсәдәге уку җәмгыятькә дә, ахирәт өчен дә кирәк.
Аллаһыбыз сезнең күңелләрегезгә дә мәрхәмәт, ярдәмләшү теләге салсын иде, мәдрәсәне бергәләп төзик, дин кардәшләрем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев