19 июль 2016 яңалыклары
-
Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кабат шундый кисәтү таратты.
-
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Узган атнада "Хузангай" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракка төште. Өч көн элек "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары да көзге культураларны уруга керештеләр. Урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында кичә районда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Министр иң элек...
-
Әлки районы башлыгы Яңа Камка авылында арендага бирелгән буаны кичекмәстән чистарту һәм сентябрь башына су белән тутыру бурычын куйды
Газетабызның 13 июль санында "Буаны киптереп дөрес эшлиләрме?" дигән язма басылган иде. Анда Яңа Камкадан Азат Гыйльметдиновның хаты һәм хатка рәсми затларның җаваплары бирелде. Район башлыгы Александр Никошин әлеге язма уңаеннан киңәшмә үткәрде. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка буаны арендага алучылардан кичекмәстән аны чистарту эшләрен башлатуны таләп итәргә...
-
Әлки районында терлекчелек бинасы янган
17 июльдә кичке сәгать 7 тирәсендә Югары Матак авылында терлекчелек бинасында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр ут белән өч сәгать көрәшәләр. Кичке 10 да гына янгын тулысынча сүндерелә. Әлеге бинада соңгы елларда маллар асралмаган. Ферманың бер өлеше таштан, икенче өлеше агачтан төзелгән булган. Уттан бинаның кыегы һәм агач стеналары зыян күргән....
-
Әлки район газетасы редакциясе бинасы тирәсендә чәчәк бакчасы булдырылды
Район газетасы редакциясе бинасы каршында бакча бар, тик аның тирә-юне тотылмаган иде. Редакция дуслары ярдәме белән чүкеп эшләнгән тимердән коймалар ясаттык. Аларны үзебезнең коллектив егетләре урнаштырды. Хәзер матур койма артында күзне иркәләп аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Шулай итеп, редакция кызлары үстергән чәчәк бакчасы үзебезгә дә, узган-барганнарга да күтәренке кәеф өләшә.
-
Әлки районында энергетиклар һава линияләренә комачаулаучы агачларны кисәләр
Әлки электр челтәрләренең Илсур Гыйниятуллин җитәкләгән бригадасы Кошки авылында электр чыбыкларына комачаулаучы агачларны кисү белән шөгыльләнә. Илнур Гайнуллин бригадасы Хузангайда 0,4 киловольтлы һава линияләрен үзгәртеп кору белән шөгыльләнә. Ә менә контролерларның үз эше: алар энергия урлаучыларны эзлиләр.