Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

Узган атнада "Хузангай" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракка төште. Өч көн элек "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары да көзге культураларны уруга керештеләр. Урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында кичә районда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Министр иң элек...

Узган атнада "Хузангай" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракка төште. Өч көн элек "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары да көзге культураларны уруга керештеләр.

Урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында кичә районда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

Министр иң элек район кырларында уракның барышын вертолет белән өстән карап йөрде. Уракка һәр җирдә диярлек төштеләр. "Хузангай"да бүгенгә 3 мең гектарга якын мәйданда борчакны, көзге бодайны теземнәргә салырга өлгерделәр. Биредә инде башаклары кипкән теземнәрне суктыруга да керештеләр.

Марат Әхмәтов басуларда азык хәзерләү эшләре белән дә танышты. Байтак хуҗалыкларда хәзер күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабып сенаж салына, печән хәзерләнә.

Министрның вертолеты Түбән Колчурино авылы янына төште. Биредә ул гаилә фермасы тотучы Сергей Рыжковның 52 баш савым сыерына исәпләп төзелгән яңа корпусын карады. Яңа ферма бинасында терлекләрне саву, су эчерү, тирес чыгару механизмнары урнаштырылган. Җиренә җиткереп төзелгән корпусны министр да ошатты.

-Ә төзелеш өчен акча каян алдыгыз?-дип кызыксынды ул Сергей Рыжковтан.

-Төзелеш эшләрен тулысы белән миннән сөт кабул итүче Дамир Шәйхетдинов башкарды. Бу корылма өчен мин аңа 6,5 миллион сумлык сөт тапшырып бурычымны капларга тиешмен,-ди гаилә фермасы башлыгы.

-Без берәр республика программасы нигезендә сезнең бурычларның күпмедер өлешен каплауда ярдәм итәрбез,-дип сөендерде аны Марат Әхмәтов. -Ә сез, әҗәтләрдән тизрәк котылып, керемнәрне эшегезне тагын да киңәйтүгә юнәлтерсез.

Министр шунда җыелган авыл җирлекләре башлыклары белән дә аралашты. Ул авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән программалардан халыкның ничек файдалануы белән кызыксынды. Нинди юнәлештәге дәүләт программаларыннан әле дә акчалата ярдәм алырга мөмкин булуын атады.

Аннан Марат Әхмәтовны "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы базасы белән таныштырдылар. Юрий Тяминов яшелчә, бәрәңге үстерүгә өстенлек бирүче фермер. КФХ кырларында быел үстерелгән төрле сорт бәрәңге, суган, кәбестә уңышыннан төзелгән күргәзмәне министр кызыксынып карады. Ул фермерга яшелчә саклау базасын ныгытуда, теплица төзүдә ярдәм итәргә ышандырды.

Марат Әхмәтов "Хузангай" кырларында булып, андагы комбайнчылар эше белән дә танышты. Биредә унлап комбайн борчак суктыруда эшли иде. Министрга хуҗалыкның быел борчакны 1600 гектарда үстерүен әйттеләр.

-Борчакны шундый зур мәйданда игеп бик дөрес эшләгәнсез. Бу гаять кыйммәтле культура,-диде Марат Әхмәтов. -Аны үзегездә үк эшкәртеп, аеруча зур керем алачаксыз. Иң мөһиме, үстергәнне югалтуларсыз җыеп урнаштырыгыз.

Биредә министр җәмгыятьнең яңарак файдалануга тапшырылган савым комплексын да карады. 800 башка исәпләнгән яңа корпуска савым сыерлары кайтарылган инде. Заманча саву җиһазлары үзебездә, Россиядә җитештерелгән. Димәк, аларга хезмәт күрсәтүдә дә проблема булмас. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов сөтбикәләр өчен яңа төзелә торган корпусларны да күрсәтте. Тиздән монда 3 мең башка якын савым сыерын үз эченә алган комплекс тулы куәткә эшләячәк. Янәшәдә генә яңа төзелгән сенаж базларына яшел масса кайтарыла башлаган.

Марат Әхмәтов "Хузангай" җәмгыятенең сөт терлекчелеге белән җитди шөгыльләнүен хуплады. Ул аларга республикадан төрле юнәлештә ярдәм итәргә ышандырды. Хәер, республика җитәкчелеге хузангайлыларга быел ук күрше районнарадан 30 мең гектар сөрү җирләре бирүдә зур ярдәм итте.

Министр районда быелгы уракның вакытында башланып, югары темплар белән алып барылуын билгеләп узды. Бөртеклеләрне җыеп алуны август аенда төгәлләү өчен ул бөтен мөмкинлекне эшкә җигәргә өндәде.

Республика авыл хуҗалыгы Министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәрен күрше Спас районы кырларында дәвам иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев