19 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районы алдынгылар слетында басу һәм ферма уңганнарын хөрмәтләделәр
“Бездә Әлки районындагы кебек авыл хуҗалыгы уңышлы эшләсә, елга икешәр тапкыр алдынгылар слеты үткәрер идек”, дигән иде Спас районының элекке башлыгы Камил Нугаев. Күршебезнең әйткәне рас килде – соңгы елларда икешәр мәртәбә авылда хезмәт куючы уңганнарыбызны хөрмәтлибез. Беренчесе язгы кыр эшләре төгәлләнгәч – Сабан туенда, авыл көннәрендә булса, менә яңарак кына авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слеты узды.
-
Әлки районы инвалидлар җәмгыяте “Син үзең генә түгел” проекты белән грант отты
Район инвалидлар җәмгыяте коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар арасында үткәрелгән конкурста грант отты.
-
Әлки районы: бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары министрлык бүләгенә лаек булды
“ВостокЗернопродукт” җәмгыятенең “Үзәк Әлки” филиалы инженеры Павел Савинов, отряд җитәкчесе Илнур Камилов, “Көньяк Әлки” филиалы отряд җитәкчесе Мидхәт Гадиев һәм “Хузангай” комплексы җитәкчесе Сергей Новиков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.