Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы алдынгылар слетында басу һәм ферма уңганнарын хөрмәтләделәр

“Бездә Әлки районындагы кебек авыл хуҗалыгы уңышлы эшләсә, елга икешәр тапкыр алдынгылар слеты үткәрер идек”, дигән иде Спас районының элекке башлыгы Камил Нугаев. Күршебезнең әйткәне рас килде – соңгы елларда икешәр мәртәбә авылда хезмәт куючы уңганнарыбызны хөрмәтлибез. Беренчесе язгы кыр эшләре төгәлләнгәч – Сабан туенда, авыл көннәрендә булса, менә яңарак кына авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слеты узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Авыл кешесенең хезмәте табигатькә бик нык бәйле шул. Әнә быел да һава торышы безне ничек кенә сынамады. Инде ел төгәлләнеп килгәндә “шөкер” диярлегебез бар. Район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 27,4 центнер тәшкил итә. Ә бөртек өчен кукурузның һәр гектары 53,7 центнер уңыш биреп килә. Бу культураны әле тагын 2 мең гектарга якын җыясыбыз бар.

Маллар өчен (ә  алар бездә 33 мең баш) кышлатуга мул азык запасы булдырылды. 90 шар мең тонна силос һәм сенаж хәзерләнде.

Ә сөт терлекчелегендә без республикада алтынчы урында. Зур булмаган Әлки районы өчен бу әйбәт күрсәткеч. Терлекчеләребез өчен исә олы дәрәҗә.

Алдынгылар слеты “Йолдызлык” кафесында мул табыннар артында узды. Иң элек уңган-булган игенчеләр һәм терлекчеләрне, белгечләр, җитәкчеләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

–Без сезнең белән бу бәйрәмне алданрак үткәрергә дә ниятләгән идек. Әмма, яңгырлар тоткарлык тудыру сәбәпле, басуда эшләр сузылды. Мин инде бүген, авыл хуҗалыгы елына нәтиҗә ясап, сезнең фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Сезнең җилкәгә шундый җаваплылык төшә – авыл хуҗалыгы эшләрендә ял да, бәйрәм дә юк. Терлекчелектә хезмәт куючыларга бигрәк тә. Анда көн саен тырышлык та, көч тә сораучы хезмәт таләп ителә. Биредә фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары да бар. Алар да хезмәтләре белән ил табынын баеталар.  Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, район үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә!-диде район башлыгы.

Аннан Александр Никошин алдынгыларга үзенең Мактау  грамоталарын тапшырды. Район башлыгы кулыннан бүләк алучылар арасында механизаторлар Виктор Рыжков  (“Көнбатыш Әлки”филиалы), Марат Харисов (“Көнчыгыш Әлки”), Мөнир Кәлимуллин (“Көньяк Әлки”), Вячеслав Илюхин һәм Владимир Казанков (“Хузангай”) бар иде.

Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов кушылды.

–Без авыл хуҗалыгы районы. Зур сәнәгать объектлары булмаганга, районның икътисадый күрсәткечләрен авыл товарларын җитештерүгә карап бәялиләр. Бу җәһәттән мин Әлки җирендә армый-талмый хезмәт куючыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Чөнки без бу яктан республиканың иң тотрыклы районнарының берсе. Сезгә эшегезгә күрә лаеклы хезмәт хаклары алып яшәргә язсын,–диде Илнур Юсупов һәм бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм җылы, эчкерсез рухта дәвам итте. Һәр табында коллегалар үзара аралашып, район сәнгать осталары концертын карап, йөрәккә май булып ятарлык рәхмәт, хезмәтләрен олылау сүзләре, күркәм теләкләр ишетеп күңелле ял иттеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, “Ремтехсервис” оешмасыннан Рәис Галиуллин, “Яшь көч” җәмгыятеннән һәм “ВостокЗернопродукт”тан Фәнис Хәмитов һәм Марс Сәгыйров, “Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Валерий Юманов һәм башкалар игенчелек һәм терлекчелек уңганнарына җылы теләкләрен ирештерделәр.

Мин җаен туры китереп тантанада катнашучылар белән дә  сөйләшеп алдым.

“Яшь көч” комбайнчысы Ришат Әсәтов болай ди:

Хуҗалыгыбызда иген кырлары елдан-ел арта бара. Алдагы елларда  уңышны ике комбайн белән алып бетерә идек. Быел “Ремтехсервис” егетләре дә ярдәмгә килде. Эшләгән кешегә хөрмәте дә бар, түләве дә әйбәт. Менә бүген дә ничек олылап бәйрәм мәҗлесе оештырганнар. Кадер булгач, эшләргә күңел дә күтәрелә.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нина Агапова:

–Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт инде. Безгә бит календарьдагы бәйрәмнәрдә дә ял итәргә туры килми. Әле бер өстәл артында утыручы фермерлар үзара сөйләшеп алдык – дәүләт авылда аз гына кыймылдаучыга да ярдәм итәргә генә тора. Көч-энергияләре ташып торган яшьләргә үз эшләрен башларга гына инде, дибез.

 “ВостокЗернопродукт” тракторчысы Илдар Вазыйхов:

–Мин гомер буе тракторда. Менә бүген бик зурладылар – Мактау грамотасы, кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Бик җылы шартларда, хөрмәттә бәйрәм итәбез. Рәхмәт безнең хезмәтне бәяләүчеләргә,–ди.

Районыбызда әле кыр эшләре дәвам итә. Алдынгылар слетында хөрмәтләнгән механизаторлар иртәгә үк кайсы комбайн штурвалына утырып, кайсы тракторда көнбагыш, кукуруз суктыру, силос салу, туңга сөрү эшләренә керешер. Терлекчеләр дә иртә таңнан маллары янына ашыгыр. Хезмәтләреннән канәгатьлек алып эшләргә, сау-сәламәт яшәргә булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев