Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды: Әлки районы яңа техника алучылар арасында
Бүген Казанның «Уникаль осталык үзәге» мәйданында Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика муниципалитетлары вәкилләренә яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.
Автобус паркын яңарту укучыларны уңайлы һәм куркынычсыз йөртүне тәэмин итү юлындагы мөһим адым. Мәктәпкә куркынычсыз юл Татарстанның мәгариф сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе булып кала.
Нет комментариев