19 декабрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районы: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне дип игълан итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә республикада 31 декабрь рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.
-
Әлки районы егете Андрей Зиньков Татарстанда олимпиянеке булмаган спорт төрләре буенча “2019 ел спортчысы” исеменә лаек булды
Базарлы Матак егете Андрей Зиньков Татарстанда олимпиянеке булмаган спорт төрләре буенча “2019 ел спортчысы” исеменә лаек булды.
-
Рөстәм Миңнеханов 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
-
Әлки районы: Бала үстерүчеләр өчен күңелле яңалык: киләсе елдан әлеге пособиенең күләме арта
Узган ел беренче балалары туган һәм айлык керемнәре бу төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән кимрәк булган гаиләләргә айлык пособие бирелә башлаган иде. Районыбызда ул 96 гаиләгә билгеләнгән. Бала үстерүчеләр өчен күңелле яңалык: киләсе елдан әлеге пособиенең күләме арта, һәм аны бермә-бер күбрәк гаиләләр ала башлаячак.
-
Әлкилеләр Президент тәкъдиме буенча тавыш бирүдә катнаша
31 декабрьдә эшлибезме, юкмы? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, халык мөрәҗәгатьләрен искә алып, 28 декабрьдәге шимбә ялын 31 декабрьгә күчерү, ягъни шимбәдә эшләп, елның соңгы көнендә ял итү буенча фикер алышырга чакыра.
-
Әлки районында 4564 кешенең 1 гыйнвардан пенсиясе артачак
2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка артачак.