Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Президент тәкъдиме буенча тавыш бирүдә катнаша

31 декабрьдә эшлибезме, юкмы? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, халык мөрәҗәгатьләрен искә алып, 28 декабрьдәге шимбә ялын 31 декабрьгә күчерү, ягъни шимбәдә эшләп, елның соңгы көнендә ял итү буенча фикер алышырга чакыра.

Президент социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә әлеге мәсьәлә буенча тавыш бирүне башлап җибәргән.

“Миңа 31 декабрьне ял көне ясауны сорап бик күп язалар. Әмма ул чагында 28 декабрьдә – шимбә көнне эшләргә туры киләчәк.  Тавыш бирүдә катнашыгыз, уйлашырбыз”,–дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Бик күп әлкилеләр, әлеге чакыруга кушылып, тавыш бирүдә катнашалар. Күпчелек, билгеле, шимбә көнне эшләп, 31 декабрьне  ял итүгә өстенлек бирә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.instagram.com/p/B6K-3dpIiZh/