19 апрель 2013 яңалыклары
-
19 апрель 2013 - 04:31Игенчеләр тырмалауга керештеРайоныбыз кырларында уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыру дәвам итә. Ә инде туфракка кертелгән ашлама туклану булып хезмәт итсен өчен игенчеләребез беренче мөмкинлек белән дым каплау эшләренә керештеләр. Районда әлегә 11 мең гектар мәйданда минераль ашламалар кертелде, 2 мең гектардан артык җирдә тырмалау эшләре башкарылды.
-
19 апрель 2013 - 04:30Беренче паспортларын алдыларБыелның өч аенда районда 14 яше тулган 60 үсмер паспорт алды.