Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Беренче паспортларын алдылар

Быелның өч аенда районда 14 яше тулган 60 үсмер паспорт алды.

Егет һәм кызларга аларның шәхесен раслаучы төп документны Федераль миграция хезмәте идарәсенең Әлки территориаль пункты хезмәткәрләре тапшырды. Алар үсмерләргә Россия паспорты белән горурлануларын, аны күз карасы кебек саклауларын, Ватаныбызның тугры һәм лаеклы гражданнар булуларын теләделәр.

Медиклар сәхнә тота
Үткән атнада район мәдәният йорты сәхнәсендә медицина хезмәткәрләре җыр-биюгә һәм нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.
"Талантлар чыңы" фестивале кысаларында узган бу концерт катнашучыларның күплеге, номерларның төрлелеге белән аерылып торды. Тамашаны хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Сафина алып барды. Айсылу Галиева, Гөлнур Хәйруллина башкаруындагы җырларны, Әнвәр Кәтиевның баянда уйнавын, хирургия бүлеге хезмәткәрләренең "Табиблар тормышы", фельдшерларның "Назлы кияү" сәхнәләштергән күренешләрен, шулай ук медикларның балалары чыгышларын тамашачылар бик яратып калдылар. Гомумән, номерларның барысы да көчле алкышлар белән бәяләнде.

Биш миллион сумга кадәр грант отарга була
"Татарстан Республикасында 2012-2014 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше" программасында катнашу өчен сайлап алу конкурсы игълан ителә.
Әлеге конкурсны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра. Конкурста мөгезле эре терлек симертүче, савым сыерлары, ат, сарык, савым кәҗәләре асраучы, күп санда кош-корт үстерү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары катнаша ала. Программада катнашучылар үз эшчәнлекләре үсешенә 5 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин. Конкурска документлар кабул итү апрель ахырында башлана һәм 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Барлык сораулар белән мәгълүмат хезмәте белгече Рөстәм Билаловка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның телефоны 89274108719.

Үгезләрне көтүгә чыгару тыела
Быел авыл җирлекләре көтүләренә үгезләрне чыгару тыелачак.
Узган шимбәдә авыл җирлекләре башлыкларының Түбән Әлкидә булган утырышында әнә шул хакта да әйтелде. Үгезләрне көтүгә чыгарырга рөхсәт итмәү, терлекләрдәге төрле йогышлы чирләрнең, шул исәптән лейкозның таралуына юл куймас өчен эшләнә. Әлеге таләпнең үтәлүенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, шулай ук ветеринария берләшмәсе күзәтчелек итәчәк.
Утырышта индивидуаль сектордан сөт җыюны оештыру һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктларының эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр дә каралды.

Алда озын яллар
Май аенда Россия халкы 9 көн ял итәчәк.
1 һәм 9 май көннәре рәсми рәвештә ял көннәре дип санала. Моннан тыш россиялеләр гыйнвар аенда - ике көнен, февральдә бер көнен ял итми калган иде. Шуңа 5 гыйнвар - шимбәгә туры килгән ял көне - 2 майга (пәнҗешәмбе), 6 гыйнвар - якшәмбе ялы 3 майга (җомга) күчерелә. 25 февраль - дүшәмбе эшләгән өчен (хәтерләсәгез, шимбәгә туры килгән 23 февраль бәйрәм көне өчен өстәмә ял бирелмәгән иде) 10 май - җомга көне ял итәчәкбез. Шулай итеп, 1-5 май, шулай ук 9-12 май көннәрендә ял итеп, 6-8 май көннәрендә эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Паспорт