13 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Ярдәм сайлаганда ялгыша күрмәгез
Сентябрь аеның да яртысы үтеп бара. Социаль хезмәт җыелмасыннан файдаланырга, ягъни даруларны, медицина препаратларын бушлай алырга хокукы булган кешеләр 1 октябрьгә кадәр үзләре өчен бик мөһим карарга килергә һәм гамәл кылырга - Пенсия фондының район идарәсенә килеп, 2014 елда социаль пакетны ни рәвешле алырга теләүләре турында гариза язарга тиешләр.
-
Экстремизмга каршы айлык бара
3-30 сентябрьдә республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы үткәрелә.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен районыбызның Яңа Салман табиблык амбулаториясе гомуми практика табибы Кәтиев Әнвәр Мөгамбәр улына "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.