Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 11 февраль 2014 яңалыклары

    • 11 февраль 2014 - 14:17
      Үз мәктәбенә ярдәм иткән
      Моннан берничә ел элек Яңа Салман мәктәбен тәмамлаган Салахов Әмир Казанда яши, ул шактый уңышлы эшмәкәр. Әмир туган авылын да, үзе укыган белем йортын да онытмый. Әле менә мәктәбенә ярдәм йөзеннән акча күчергән. Ә мәктәп җитәкчелеге бу "күчтәнәч"кә компьютер классы өчен махсус утыргычлар сатып алганнар. фото detsad-kitty.ru сайтыннан
      611
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 11:13
      Иң уңган эшчеләр профсоюз юлламасы белән ял итәләр
      Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты бу көннәрдә авыл хуҗалыгының иң уңган эшчеләренә төрле ял йортларына юлламалар тапшырды. Татарстанның "Ижминводы", "Бәкер", "Жемчужина" һәм Мари илендәге "Кленовая гора" шифаханәләрендә "Хузангай" кооперативы, "ПМК Мелиорация" җәмгыяте, "Кызыл Шәрык-Агро" эшчеләре ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачак. фото exponow.ru сайтыннан
      633
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 07:51
      Мәскәү фаҗигасе сабаклары: безнең мәктәпләрдә иминлекне ничек саклыйлар?
      Мәскәү мәктәпләренең берсендә 10 нчы сыйныф укучысының укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ә безнең мәктәпләргә теләсә кем корал тотып үтә аламы? Ул-бу була калса саклану чаралары ничек үтәлә? Табигый ки, Мәскәү фаҗигасеннән соң һәр җирдә әнә шул сораулар калкып чыкты. Мәктәпләргә...
      496
      0
      0
    • 11 февраль 2014 - 07:09
      Үткән якшәмбедә йөзләгән әлкилеләр чаңгы шуарга чыкты
      "Россия чаңгы юлы" чарасы (ә районнарда ул "Татарстан чаңгы юлы" исеме астында узды) бер атна элек, февральнең беренче якшәмбесендә үк старт алырга тиеш иде. Әмма 30 градустан да артып киткән зәһәр салкыннар оештыручыларның планнарына үзгәрешләр кертте. Хәер, ярышларның кайчан узуындамыни хикмәт! Чаңгы шуарга ярата бездә халык. Базарлы Матактагы "Яшь имәннәр"...
      721
      0
      0
    Реклама