Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 27 февраль 2014 яңалыклары

    • 27 февраль 2014 - 16:48
      Беренче тапкыр паспорт алдылар
      14 яшен яңа гына тутырган бертөркем үсмерләргә тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Мөгаен, бу көн аларның хәтерендә нык уелып калыр.Чөнки илебез гражданины шәхсен раслаучы төп документны үсмерләргә Россия, Татарстан һәм Әлки районы байраклары куелган сәхнәгә чакырып, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе территориаль пунктының баш белгеч-эксперты (җитәкче...
      436
      0
      0
    • 27 февраль 2014 - 11:55
      Өстәмә компенсацияләрне киләсе атнада ала башлыйлар
      Балаларын бакчага йөрткән 113 гаиләгә гыйнвар ае өчен район бюджетыннан 43461 сум күләмендә компенсация билгеләнгән. Акчалар киләсе атна башында ата-аналарның исәп-хисап счетына күчереләчәк дип ышандыралар район мәгариф идарәсе белгечләре. Ә менә Базарлы Матактагы "Каенкай" һәм "Ромашка" бакчаларына йөрүче сабыйларның әти-әниләренә бераз көтәргә туры киләчәк: компьютер программасы бозылып алу сәбәпле әлеге...
      506
      0
      0
    • 27 февраль 2014 - 09:21
      Конференциядә укучыларны техник иҗатка тарту буенча сөйләштеләр
      Мәктәп бетергән яшьләр нигездә гуманитар юнәлешле югары уку йортларын сайлыйлар. Менә бер генә сан: 2013 уку елында район мәктәпләренең 11 нче сыйныфны 122 кеше тәмамлаган булса, аларның бары 4 се генә техник вузларга - төзелеш академиясенә укырга кергән. Инженер-механик булырга теләүчеләр бөтенләй табылмаган. Бу санны тугызынчылар бераз "төзәтә", билгеле: аларның...
      450
      0
      0
    • 27 февраль 2014 - 08:27
      Механизатор Закиров Фәнис Президент рәхмәтенә лаек булды
      Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Хузангай" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторы Закиров Фәнис Фазылҗан улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Президент рәхмәтен муниципаль район советы утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
      377
      0
      0
    • 27 февраль 2014 - 07:21
      Шәфкать туташы Заһидуллина Асия Президент рәхмәтенә лаек булды
      Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык хезмәте өчен Яңа Салман табиблык амбулаториясе гомуми практика табибы шәфкать туташы Заһидуллина Асия Габделфәрит кызына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Президент рәхмәтен муниципаль район советы утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
      432
      0
      0
    Реклама