Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Беренче тапкыр паспорт алдылар

    14 яшен яңа гына тутырган бертөркем үсмерләргә тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Мөгаен, бу көн аларның хәтерендә нык уелып калыр.Чөнки илебез гражданины шәхсен раслаучы төп документны үсмерләргә Россия, Татарстан һәм Әлки районы байраклары куелган сәхнәгә чакырып, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе территориаль пунктының баш белгеч-эксперты (җитәкче...

    14 яшен яңа гына тутырган бертөркем үсмерләргә тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.

    Мөгаен, бу көн аларның хәтерендә нык уелып калыр.Чөнки илебез гражданины шәхсен раслаучы төп документны үсмерләргә Россия, Татарстан һәм Әлки районы байраклары куелган сәхнәгә чакырып, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе территориаль пунктының баш белгеч-эксперты (җитәкче хокукында) Наталья Фадеева һәм территориаль пункт инспекторы өлкән лейтенант Ләйсән Миндубаева тапшырды.

    Үсмерләрнең дулкынлануы җитдиләнеп киткән йөзләрендә үк чагыла. Тантанага аларның кайберләре әти-әниләре белән килгәннәр.

    Бусы аңлашыла да: һәркем тормышында бары бер генә тапкыр була торган вакыйга бит. Башта яшь гражданнарга паспортның нинди әһәмиятле документ икәнлеген аңлаттылар, аннары егетләрне һәм кызларны берәм-берәм сәхнәгә чакырып, кулларын кысып паспорт тапшырдылар. Бу көнне 24 яшь әлкиле шәхесне раслаучы төп документка ия булды. Паспорт белән бергә аларга Татарстан Республикасы Конституциясен бүләк иттеләр. Район башкарма комитетының гражданлык хәләте актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Рузалия Сафина яшь гражданнарны тәбрикләп, аларга тагын бер бик кирәкле мәгълүмат чыганагы - Россия Федерациясенең Гаилә кодексын таратты.

    Үсмерләрне Базарлы Матак мәктәбе педагогы Гөлсинә Мөхәммәтшина һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Әлфия Шагалиева котладылар. Соңынан бу көн истәлеге булыр дип, бергәләп фотрорәсемгә төштеләр яшь гражданнарыбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: