3 март 2014 яңалыклары
-
3 март 2014 - 15:56Февральдә без ничек яшәдек?Февраль аенда районыбызда 20 гаилә бала туу шатлыгын кичергән. Ә ел башыннан бирле 34 бала дөньяга килгән. Үткән айда 3 кенә пар никахлашкан. Ел башыннан бирле исә 11 туй булган. Февральдә 26 райондашыбыз тормыш белән хушлашкан, 2 гаилә таркалган. Елның беренче ике аенда 60 кеше үлгән, 6 пар аерылышкан. Чагыштыру...
-
3 март 2014 - 13:50Әфганчы ветераннарга рәхмәт әйтелдеРеспублика Министрлар Кабинеты каршындагы Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказдагы контртеррор операцияләре ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы бер төркем райондашларыбызга рәхмәт белдерде. Актив тормыш позицияләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын медик-социаль һәм психология тернәкләндерүе мәсьәләләрен хәл итүдәге ярдәмнәре өчен һәм совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан...
-
3 март 2014 - 12:59Районда “Кар автомобиле-2014” профилактика операциясе бараПрофилактика эшенең төп максаты - кар автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәтләрне, кешеләрнең анда зыян күрүен булдырмау. Бездә барысы 6 берәмлек кар автомобиле (снегоход) теркәлгән. Әмма теркәлмәгәннәре тагын да күбрәк. Ә бит әлеге техниканы хуҗасының яшәү урынындагы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар автомобиле тиешле таләпләр нигезендә техник күзәтү узарга тиеш....
-
3 март 2014 - 12:267 мартта район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе булаАнда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар үзләрендә җитештерелгән күп төрле товарлар: ит, сөт ризыклары, бөртек, фураж, печән белән сәүдә итәчәк. Эшмәкәрләр, авыл җирлекләре вәкилләре дә үз товарларын сатуга чыгарыр. Районыбыз үзешчәннәре концерт номерлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелен күтәрер. Тамагы ачканнарга кайнар чәй, коймак та тәкъдим ителәчәк. Ярминкә сәгать 9 да...
-
3 март 2014 - 10:21Бишкә арттыкҮткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз һәм өч малай дөньяга килде. Базарлы Матак авылында яшәүче Мария Искакованың улы гаиләдә өченче малай булып туды. фото sva-mama.ru сайтыннан
-
3 март 2014 - 10:06194 кеше “Хроник алкоголизм” диагнозы белән исәптә торганҮткән елны 194 кеше район үзәк хастаханәсендә "Хроник алкоголизм" диагнозы белән исәптә торган. Шуларның 33 е - хатын-кызлар. Ел әйләнәсе 241 кеше хастаханәдә эчүчелектән дәваланган. Быел да инде дистәгә якын райондашыбыз шулай дәвалану узган. Дүрт кеше алкогольдән агуланып сырхауханәгә салынган булган, һәм, тиешле ярдәм күрсәтеп, дәвалап чыгарылган. фото alkmed.ru сайтыннан