Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 21 яшьтән узган әлкилеләрне диспансерлаштыру - сәламәтлекләрен төрле яклап тикшерү башланды. 2013 елда мондый тикшерүне 2728 кеше узган иде, быел медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыру кысаларында 3600 кешенең сәламәтлеген тикшерәсе була.
Табиблар әйтүенчә, быелгы диспансерлаштыруның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, тикшерелергә килүчеләрнең яшьләренә караячаклар. Чөнки, галимнәр раславынча, ир-атлар...