Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы пенсионерларына – яңа чаңгылар бүләк иттеләр

Якташыбыз, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев район пенсионерларына 15 пар чаңгы бүләк итте. Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы өлкән яшьтәгеләрнең ялын файдалы итеп үткәрү, аларны спортка җәлеп итү буенча зур эш алып бара. Быел пенсионерлар берничә мәртәбә күмәкләп чаңгы шуарга да чыктылар. Чаңгыларны Базарлы Матак мәктәбеннән алып торалар иде....


Якташыбыз, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев район пенсионерларына 15 пар чаңгы бүләк итте.

Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы өлкән яшьтәгеләрнең ялын файдалы итеп үткәрү, аларны спортка җәлеп итү буенча зур эш алып бара. Быел пенсионерлар берничә мәртәбә күмәкләп чаңгы шуарга да чыктылар. Чаңгыларны Базарлы Матак мәктәбеннән алып торалар иде. Пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина үз чаңгыларын булдыруда ярдәм итүен сорап депутат, "Алексеевскдорстрой" берләшмәсе директоры Фоат Вәлиевка мөрәҗәгать итә. Бик күп мәрхәмәтле эш-гамәлләре белән әлкилеләрнең тирән хөрмәтен яулаган депутатыбыз бу гозерне дә игътибарсыз калдырмый. Пенсионерлар оешмасына бүләк ителгән ботинкалы чаңгылар барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев