13 март 2014 яңалыклары
-
13 март 2014 - 12:53Чуаш Борнае авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап «Гүзәл ханымнар» көне үткәрелдеАлена Никитина һәм Татьяна Ерусланова мавыктыргыч итеп алып бардылар кичәне. Мәктәп директоры Мария Еликова кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Шуннан соң концерт башланды. Ксения Александрова, Диана Японина, Яна Маркова, Валерия Каштанова һәм Ирина Дулатова "Йолдызчыклар" бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр, аларның чыгышларын әниләр яратып карадылар. "Херсем" түгәрәк әгъзалары Елена Якорева, Алена Никитина, Людмила...
-
13 март 2014 - 12:08Педагогик хезмәткәрләргә шифаханәдә ял итәргә тагын 20 юллама бирелгәнФән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән. Февраль-март айларында тагын 20 юллама бирелгән педагогик хезмәткәрләргә. Аларның дүртесе - көньякка, Пятигорскидагы һәм Ессентукидагы ял йортларына. Апрельгә дә 10 юллама алынган инде, алар буенча ялга кемнәр китәсе дә билгеле. фото go.mail.ru сайтыннан
-
13 март 2014 - 11:20“Әлки коммуналь челтәрләре” җәмгыяте су башняларын карап-төзәтеп тору өчен кран-манипулятор сатып алганМоны "Лизинг-Грант" программасы кысаларында, отышлы шартларда эшләгәннәр: кран бәясенең 1 миллион сумын Татарстан Икътисад министрлыгы аша биргәннәр, калган 950 мең сумын 3 елга бүлеп түләү мөмкинлеге бар. Предприятие тиздән канализацияләр өчен бетон боҗралар эшләүгә керешәчәк. Моның өчен материал - ком-гравий катнашмасы, цемент, тимер сетка, арматура әзерлиләр. фото mchs-service.ru сайтыннан
-
13 март 2014 - 07:27Язгы су мул булырга охшаганТирән кар катламы астындагы елга-сулыкларыбызда әлегә әллә ни үзгәрешләр күренмәсә дә, кышның мул кар-бураннарыннан соң язгы ташуларның да көчлесенә әзер булып торырга кирәк бу язда. Районыбызның 7 авылына су басу яный. Яз башының чуагы каты кыздыра, дигән сүз бар халык телендә. Дөрестән дә, узган елның март аенда дәррәү килеп, чиләкләп...
-
13 март 2014 - 05:45Штраф түләмәгән өчен җәза каралганЮл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга салынган штрафны түләмәгән өчен ел башыннан алып 26 беркетмә төзелгән инде. Бу кешеләрнең икесенә административ арест салынган. Ә башкаларына ике тапкыр зуррак күләмдәге штраф та түләргә туры киләчәк.