Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чуаш Борнае авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап «Гүзәл ханымнар» көне үткәрелде

Алена Никитина һәм Татьяна Ерусланова мавыктыргыч итеп алып бардылар кичәне. Мәктәп директоры Мария Еликова кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Шуннан соң концерт башланды. Ксения Александрова, Диана Японина, Яна Маркова, Валерия Каштанова һәм Ирина Дулатова "Йолдызчыклар" бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр, аларның чыгышларын әниләр яратып карадылар. "Херсем" түгәрәк әгъзалары Елена Якорева, Алена Никитина, Людмила...

Алена Никитина һәм Татьяна Ерусланова мавыктыргыч итеп алып бардылар кичәне.
Мәктәп директоры Мария Еликова кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Шуннан соң концерт башланды. Ксения Александрова, Диана Японина, Яна Маркова, Валерия Каштанова һәм Ирина Дулатова "Йолдызчыклар" бию түгәрәгендә шөгыльләнәләр, аларның чыгышларын әниләр яратып карадылар. "Херсем" түгәрәк әгъзалары Елена Якорева, Алена Никитина, Людмила Якорева әзерләгән шаян сәхнә күренешләре дә, "Телей" ансамбле башкаруында чуаш һәм рус җырлары да бик ошады кунакларга. Концерт номерлары, котлау сүзләре, әниләрне данлау белән аралашып барды. Регина Тяминова, Валентина Дулатова һәм Анастасия Тяминованы беренче, Ольга Еликованы икенче, Светлана Углеваны өченче баласы туу белән котлап, җыр башкардылар үзешчәннәр. Быел көмеш туйларын билгеләп үткән Елена һәм Валерий Якоревларны, Ирина һәм Николай Рябининнарны, Елена һәм Сергей Марковларны сәхнәдән торып котлау алар өчен көтелмәгән сөенеч булды. Бу бәйрәмне үткәрүдә безгә эшмәкәрләр Ирина Тяминова һәм А. Ерусланов булыштылар. "Гүзәл ханымнар" көне хатын-кызларыбызга әйбәт кәеф, шатлык бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев