14 март 2014 яңалыклары
-
14 март 2014 - 16:45Рамил Шәйхетдинов истәлегенә 21 мартта бокс турниры булачакЧечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган Түбән Әлки егете Рамил Шәйхетдинов истәлегенә 21 мартта бокс турниры үткәрелә. "Алинә" универсаль спорт залында узачак әлеге бәйгедә Кама аръягы районнарыннан да спортчылар катнашачак. Ярышлар сәгать 9 да башлана. Рәхим итегез! фото zarlife.ru сайтыннан
-
14 март 2014 - 11:36Руслан Шәрапов бокс буенча икенче урын яуладыБазарлы Матак мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Руслан Шәрапов бокс буенча республика беренчелегендә икенче призлы урын алып кайтты. 1996-1997 елгы үсмерләр арасындагы чемпионат үткән атнада Казанда узды. Бокс белән кечкенәдән мавыгучы Русланны ярышларга Валерий Шистоков әзерләде. фото kiteforum.spb.ru сайтыннан
-
14 март 2014 - 09:2514-15 март һәм 11-12 апрель көннәрендә салым хезмәте ачык ишекләр көннәре үткәрә14 мартта һәм 11 апрельдә салым инспекциясендә сезне 9-19 сәгатьләрдә, ә 15 март һәм 12 апрельдә 9-15 сәгатьләрдә көтәләр. Белгечләр салым салу, декларация тапшыру, онлайн-сервистан файдалану һәм башка мәсьәләләр буенча сорауларга җавап һәм консультация бирәчәк. фото school5.biz сайтыннан
-
14 март 2014 - 07:29Ирекне төрмәгә алыштырдыҖинаять җәзаларын үтәтү инспекцияләренең төп бурычларыннан берсе - әлеге инспекцияләрдә исәптә торучыларның җинаять юлына басуына, хокук бозуына юл куймау. Практика күрсәткәнчә, җинаять җәзаларын үтәтү ничек кенә әйбәт оештырылмасын, ул кабат җинаять кылу һәм хокук бозуларны булдырмау проблемасын хәл итми. Хөкем ителгән кешеләрне төзәтү, аларда җәмгыятькә каршы фикерләр һәм инануларны бетерү,...
-
14 март 2014 - 05:25Ут саксызлыкны кичермиЕлның салкын айларында янгын куркынычы аеруча арта. Ут-күз күбесенчә саклык чаралары күрелмәгән җирдә килеп чыга. Салкын вакытта электр белән җылыту җайланмалары еш кулланыла. Аларны файдаланганда янгын куркынычы тумасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне яхшы белергә һәм үтәргә кирәк: -үтә зарурлык булмаганда электр челтәренә өйдәге барлык электр приборларын тоташтырмагыз, ә өйдән чыгып киткәндә...
-
14 март 2014 - 05:13Шикле товарны сатып алмавың хәерлеБез барыбыз да - кулланучылар. Кибеткә я базарга керәбезме, транспортка утырабызмы, хастаханәгә мөрәҗәгать итәбезме - үзебезгә тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне дәгъваларга хакыбыз бар. Кулланучы буларак хокукларыбыз үтәләме соң, һәм без моны таләп итә беләбезме? Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Чистай территориаль органының район контроль-инспекция бүлеге...