Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут саксызлыкны кичерми

Елның салкын айларында янгын куркынычы аеруча арта. Ут-күз күбесенчә саклык чаралары күрелмәгән җирдә килеп чыга. Салкын вакытта электр белән җылыту җайланмалары еш кулланыла. Аларны файдаланганда янгын куркынычы тумасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне яхшы белергә һәм үтәргә кирәк: -үтә зарурлык булмаганда электр челтәренә өйдәге барлык электр приборларын тоташтырмагыз, ә өйдән чыгып киткәндә...


Елның салкын айларында янгын куркынычы аеруча арта. Ут-күз күбесенчә саклык чаралары күрелмәгән җирдә килеп чыга.

Салкын вакытта электр белән җылыту җайланмалары еш кулланыла. Аларны файдаланганда янгын куркынычы тумасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне яхшы белергә һәм үтәргә кирәк:

-үтә зарурлык булмаганда электр челтәренә өйдәге барлык электр приборларын тоташтырмагыз, ә өйдән чыгып киткәндә аларны өзәргә онытмагыз;

-ватылган розеткалардан һәм ут сүндергечләрдән файдаланмагыз, үзлектән ясалган приборларны кулланмагыз;

-төзексез приборларны бары тик квалификацияле белгечләр генә ремонтларга тиеш. Кипкән яисә зарарланган чыбыклы электр белән җылыту приборлары аеруча зур куркыныч тудыра;

-электр җылыткычларының туклану шнурлары җылылык зонасына һәм суга эләгә күрмәсен;

-җылыткычларның йорт җиһазларына һәм тукымаларга бик якын торуы ут чыгуга китерергә мөмкин, шуңа күрә аларны файдаланганда янмый һәм ток үткәрми торган аслыклардан файдалану зарур;

-электр лампаларында янучан абажурларны файдаланмагыз;

-биналарда үзлектән ясалган вакытлыча электр челтәрләрен урнаштыруга юл куймагыз;

-ялангач һәм тузган электр чыбыкларын яңаларына алыштырыгыз;

-электр белән җылыткыч ясалма приборларны файдаланмагыз;

-электр чыбыкларын эретеп ябыштыру яисә опрессовка юлы белән тоташтырырга кирәк;

-электр белән җылыту приборларын тоташтыру вилкасыннан башка кабызырга ярамый.


Ел башыннан бирле районда ике янгын булды. Алар мич якканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыкты.


Өйне мич ягып җылытканда шулай ук хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү, ягылган мичне гел карап тору, артык кыздырмау, төтен юллыгын даими чистарту мәслихәт.

Электр җиһазларын файдаланганда ут чыкмасын өчен дә билгеле бер кагыйдәләрне үтәү зарур. Әйтик, электр челтәренә зур егәрлекле берничә электр приборын берьюлы тоташтыру электр челтәренең зур көчәнешенә китерергә һәм янгынга сәбәп булырга мөмкин. Әгәр көнкүреш техникасын розеткага кабызганда яисә сүндергәндә ут чаткылары күрсәгез, техниканы кабызганда розетка җылынса - бу контактларның начар булуы билгесе. Янгын чыгуны булдырмас өчен мондый очракта тизрәк розетканы алыштырырга кирәк.

Шуны истә тотыгыз: предохранительләр кыска ялганышлардан саклыйлар, әмма алар контактларның начар булуы аркасында ут чыгудан сакламый. Көнкүрештә арзанлы розеткалар һәм озынайту чыбыклары файдаланмагыз. Алар янгын чыгу куркынычын күп тапкыр арттыра гына. Хәвефсезлек хакында сүз барганда экономия-ләмәгез, бары тик сертификацияләнгән электрфурнитура сатып алыгыз.

Әгәр теге яки бу электр приборын кабызганда бүлмәдә яктылык аз гына караңгыланып китә икән, бу электр челтәренә артык көчәнеш туган дигән сүз. Күпчелек очракта проблема электр чыбыкларының тиешенчә бөгелмәвендә яисә контактларның начар тартылуында була. Ә бу - янгын чыгу ихтималын искәртүче билге. Мондый вакытта ашыгыч төстә электрикны чакыртырга кирәк. Әгәр инде электр чыбыгы яна башлаган икән, кичекмәстән "01" телефоны буенча янгын сүндерү подразделениесенә хәбәр итегез.


Кесә телефоныннан ашыгыч хезмәтләрне чакырту:

-коткару хезмәте (бердәм номер) - 112;

-янгын сүндерү хезмәте - 20-1-01;

112 ашыгыч номерына шылтырату өстәмә символларсыз башкарыла, әлеге номерга тискәре баланс булганда һәм хәтта телефонда SIM-карта булмаганда да шылтыратырга мөмкин.

фото pro100news.info сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев