26 март 2014 яңалыклары
-
26 март 2014 - 17:21Телевизорларга ял31 мартта 8.00-16.00 сәгатьләрдә, Биләр радиотелеүзәгендә планлы профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, радио һәм телевидениенең барлык программалары да күрсәтелмәячәк. фото ria56.ru сайтыннан
-
26 март 2014 - 15:15Штраф түләмәүчеләрнең 6 сын кулга алганнарЮл хәрәкәте инспекторлары өч айда административ штрафларын түләмәгән өчен 31 машина йөртүчегә карата беркетмә төзергә өлгергәннәр. Гаеплеләрнең 6 сы кулга алынган. Ә калганнарга кабат штраф салганнар - бу юлы инде алдагы штрафны түләмәгән өчен. ЮХИДИ кисәтә: штрафка тартылучылар аны үз вакытында түләсен иде. Юкса, аның күләме бермә-бер артачак бит.
-
26 март 2014 - 11:1128 мартта Татарстан эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Динниулов Дамир район халкын кабул итәчәкКешеләрне кабул итү район эчке эшләр бүлегендә (Базарлы Матак ав., Ленин ур., 3) була. Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенң кагылышлы сораулар белән министр урынбасарына мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә 27 мартка кадәр эчке эшләр бүлегенң гариза язарга һәм кабул итүгә килергә кирәк. фото b-port.com сайтыннан
-
26 март 2014 - 07:40Комплекста янгын куркынычсызлыгына кагылышлы җитешсезлекләр бетерелгәнҮткән елның апрелендә янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре Әлки орлык чистарту комплексында тикшерү үткәргәннәр һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүнең күп очракларын ачкан булганнар. Аларның кайберләре комплекста эшләүчеләр өчен чын-чынлап куркыныч булган. Ул вакытта җаваплы затка 15 мең сум штраф салынган һәм җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кушылган булган. Күптән түгел кабат...
-
26 март 2014 - 07:35Табигатьне саклауга багышланган “Парклар маршы” халыкара акциясе башланып киттеБыел аның девизы - "Су тормыш өчен-тере табигатьтә". Гадәттә бу акциядә район мәктәпләре актив катнаша, укучылар аның төрле номинацияләрендә җиңеп тә чыгалар. Әйтик, үткән елда Чуаш Борнае мәктәбеннән Степан Углевның "Кошлар җыелышы" дигән эше Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломына лаек булган иде. Быел да Спас дәүләт табигый тыюлыгы балалар рәсемнәренә,...
-
26 март 2014 - 07:26Уҗымнар озын кышны ничек үткәрде икән? Бүген игенчеләрне иң борчыган мәсьәлә шулЯзгы кояш астында басулар көннән-көн күбрәк мәйданда кардан арына бара. Бүген игенчеләрне иң борчыган мәсьәлә - уҗымнар озын кышны ничек үткәрде икән? Әлеге сорау белән без "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне җиткерде. Бу мәсьәлә безнең район өчен бигрәк тә әһәмиятле. Игенчеләребез соңгы елларда уҗым...