Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уҗымнар озын кышны ничек үткәрде икән? Бүген игенчеләрне иң борчыган мәсьәлә шул

Язгы кояш астында басулар көннән-көн күбрәк мәйданда кардан арына бара. Бүген игенчеләрне иң борчыган мәсьәлә - уҗымнар озын кышны ничек үткәрде икән? Әлеге сорау белән без "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне җиткерде. Бу мәсьәлә безнең район өчен бигрәк тә әһәмиятле. Игенчеләребез соңгы елларда уҗым...

Язгы кояш астында басулар көннән-көн күбрәк мәйданда кардан арына бара. Бүген игенчеләрне иң борчыган мәсьәлә - уҗымнар озын кышны ничек үткәрде икән? Әлеге сорау белән без "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне җиткерде.

Бу мәсьәлә безнең район өчен бигрәк тә әһәмиятле. Игенчеләребез соңгы елларда уҗым культураларын күбрәк чәчеп калдырырга тырыша. Бары тик шуның нәтиҗәсендә без соңгы дүрт елда булган корылыктан чагыштырмача аз зыян күрдек. Әйтик, былтыр уҗымнарның мәйданы бездә 26 мең 649 гектар тәшкил итте.

Узган көздә уҗым культураларын чәчү бик авыр шартларда барды. Көн саен диярлек яңгыр яуды, чәчү вакыты да 10-15 көнгә озайды. Җир катламы 8-25 сантиметрга кадәр туңды. Бу күрсәткеч тиешледән шактый аз. Норма буенча ул 70-125 сантиметр каралган. Аннан кар яуды, җир башка туңып өлгерә алмады.

Кышын уртача кар катламы 30-50 сантиметр тәшкил итте. Монысы исә без көткәннән артыграк та булды. Уҗымнарга 20-45 сантиметр калынлыгындагы кар катламы кышлау өчен җайлы санала. Калын һәм тыгыз кар астындагы уҗымнарның тармаклану өлешендә 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы температура сакланды. Мондый режимда үсемлекләр кислородка тилмерә, йончый.

Уҗымнарның ничек кышлавын билгеләү өчен без 15 көн саен җир катламын алып тикшерү үткәрдек. Авыр кышлаган уҗым басуларын алдан ук ачыкларга тырыштык. 20 мартка үсентеләрдә шикәр күләме 7,4-17,7 процент тәшкил итте. Мәгълүм булганча, уҗымнарда шикәрнең 11 процентка калуы критик чик дип санала.

"Хузангай" кооперативында 332 гектарда игелә торган "Беларусь" сортлы көзге бодайда шикәр күләме 7,4 процент кына калган. Бу уҗымнарның үлүенә китерергә дә ихтимал. Шундый шикле мәйданнарны иртә яздан "Туман" агрегатлары яисә очкычлар ярдәмендә юеш җирне ашлама белән тукландырып кына саклап калырга мөмкин. Әлегә исә, безнең исәпләүләр буенча, уҗымнар 1-5 процент мәйданда һәлак булган.

Без 25 мең гектарда уҗымнарның торышын тикшердек. Шуның 15 мең 281 гектары әйбәт кышлаган. 9 мең 770 гектарда уҗымнарның хәле канәгатьләнерлек, ә 2 мең 337 гектарда үсемлекләр авыр хәлдә.

Бу көннәрдә "КШ-Агро" хуҗалыклары очкычлар белән, "Хузангай" кооперативы "Туман" агрегатлары ярдәмендә басуларга минераль ашламалар кертә башлыйлар. Аларның бу мөһим эшне уҗымнар тукландыруга иң мохтаҗ булган участоклардан башлаулары зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев