27 март 2014 яңалыклары
-
Әлки районында путалы көрәш осталары үсә
Путалы көрәш буенча Биектауда узган турнирда Базарлы Матактан Ландыш Хисмәтова үз авырлыгы буенча өченче урынны алды. * * * Путалы көрәш буенча республика беренчелегендә үз авырлыкларында Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова һәм Ландыш Хисмәтова- икенче, Түбән Биктимердән Данис Апаяров - өченче, Илназ Мәрдиев (Базарлы Матак) өченче урынга чыктылар. * * *...
-
Республикада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акциясе бара
Наркотикларның таралуына чик кую, бу проблемага барлык татарстанлыларның игътибарын җәлеп итү, уяулыгын көчәйтү - әлеге акциянең төп максаты. Ни аяныч, наркотиклар безнең районга да үтеп керде. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологында бүген наркотиклар кулланган сигез кеше исәптә тора. -Боларның алтысы - Базарлы Матакта, берсе Чуаш Кичүендә, берсе Юхмачыда яшәүчеләр,-ди хастаханәнең наркология...
-
Яшь спортчыларыбыз Казанда киокусинкай каратэ буенча Идел буе Федераль округы беренчелегендә чыгыш ясадылар
Ярышларда районыбыз данын биш спортчы яклады. Алар барысы да Идел буе Федераль округы призерлары булды. Бертуганнар Александра, Яна, Валерия Филипповалар икенче урынны алды. Никита һәм Андрей Зиньковлар исә өченче урынга чыкты. Спортчыларыбыз апрель азагында Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында катнашу хокукына ия булдылар. фото ights-video.ucoz.ru сайтыннан
-
Алабуга шәһәрендә яткан килеш штанга күтәрү буенча инвалидларның республика беренчелегендә безнең егетләр уңышлы чыгыш ясадылар
Пьедесталның иң югары баскычына ук менә алмасалар да, үз төркемнәрендә Фәнис Низамов (ул 110 кг авырлыктагы штанга күтәрде), Рәис Кыямов (90 кг), Фаик Камалов, Рәшит Гарипов икенче урыннарны алдылар. Спорт белән җитди шөгыльләнүче Оксана Разина да катнашты ярышларда. Аның армрислингта җиңүләр яулаганы бар иде. Әмма авыр атлетикада әлегә тәҗрибәсе җитеп...
-
1 апрельдән республикада чисталык икеайлыгына старт бирелә
Районыбызда да бу чорда учреждение-предприятиеләр мәйданнарын, урамнарны, йортлар тирәләрен, юл кырыйларын чистарту-җыештыру буенча күп эшләр башкару күздә тотыла. Рәшәткәләр-коймаларны төзекләндеререгә, буяуларын яңартырга кирәк булачак. Шулай ук табигатьне саклау чаралары күрелер, агачлар утыртылыр. Язгы кояш кардан арындырган урыннарда инде хәйран гына чүп-чар "ялтырап" ята. Шуңа районда чүп-калдыкларны җыеп алу буенча беренче...
-
Эшчәнлекләре белән тамашачыны җәлеп итеп, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашып эшлиләр алар
Районыбызда илле мәдәният учреждениесе эшли, аларның һәрберсе белән сәләтле, җаваплы һәм белемле кешеләр җитәкчелек итә. Шундый фидакарьләребезнең берсе турында райондашларга да сөйләп үтәсем килә. … Гади генә авыл өе. Шул өйнең җылы бүлмәсенең нәкъ урта бер җиренә бишек эленгән. Чыбылдык эчендә сабый - нәни кызчык үзенә-үзе нидер көйләп ята. Настяның...